Алан авылында нәрсә төзиләр?
«Авылыбызда яңа мәктәп-бакча бинасы төзелеше дәвам итә», дип куанычлары белән уртаклаштылар аланлылар.
Хәзерге вакытта кирпеч диварлар күтәрәләр. Эш көн саен алга бара. Тырышмый мөмкин түгел. Киләсе уку елы башлануга мәктәп файдалануга тапшырылырга тиеш икәнлеген аңлап эш итәләр төзүчеләр.
Гомумән, әлеге мәгърифәт йортының эшчәнлеге киңкырлы һәм максатчан булачак: анда бакча балалары өчен дә, укучылар өчен дә барлык уңайлыклар буласы.
Шунысы да бар, яңа мәктәп салу аның әйләнә-тирәсенә дә үзгәрешләр кертәчәк, юллар, мәйданчыклар - барысы да күз уңында тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев