Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алан Сабан туенда “Татарча солянка” төркеме кыздырды...

5нче июньдә Алан Сабан туе булды. Бәйрәмне тагын да күркәмрәк итү өчен эстрада артистларының "Татарча солянка" төркеме дә кайткан иде.

Асаф Вәлиев, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Руслан Вәлиев, Рөстәм Закиров үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр, ә Зәмирә Рәҗәпова алып барды.

Ат чабышы белән милли көрәш - Сабантуйның төп бизәге булды. Җирле нәселле атлар арасында беренче урында Саба районыннан "Альзат" кушаматлы ат белән Рүзәл Рәхмәтуллин, икенче - Әтнәдән (Савали) "Стрелка"сы белән Квасов Владимир, өченчедә - Тимирязев хуҗалыгыннан Рубин Гарифуллин.

Нәселле атлар арасында беренчелекне үзенең "Тембр"ы белән Әтнәдән (Савали) килгән Владимир Квасов, икенче урынны "Яңа тормыш"тан "Завпер" кушаматлы чабышкысы белән Рамил Рәхмәтуллин, өченчене Әтнәдән (Савали) "Азимут"ы белән Василий Малков алды.
Көрәштә исә абсолют батыр булып, югары үлчәү авырлыгында Биектау егете Илдар Аббасов калды.

Сабан туен оештыруга зур өлеш керткәне өчен авылдашлары Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының ветеринария Баш идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250