Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аланлылар балык саный. Нигә? (+фоторепортаж)

26 август көне Аланлылар күңеленә иң күңелле һәм онытылмас көн буларак кереп калыр, мөгаен. Бу көнне Тәслимә һәм Рөстәм Хәсәновлар авыл бөясендә балык тоту буенча ярыш оештырып, сый-нигъмәтләргә бай өстәлләр белән көнозын авылны бәйрәм рухында яшәтте.

Каникулның соңгы көннәрендә балалар өчен оештырылган ярышта зурлар да үзләрен сынап карады. Әлбәттә, балык эләгү бәхет эше, шуңа да бу ярышта катнашучылар нәтиҗәдән бигрәк чараның үзеннән ямь тапканнардыр дип ышанып калам. Ә инде җиңүчеләргә килгәндә алар берничә төрдә билгеләнде: Мәликә Әскарова һәм Дамир Әхмәдиев иң күп балык тотучылар булып танылдылар. Әтиләр арасында иң күп балыкны Гайфетдин Нәбиев каптырды. Шунысы кызык, әлеге чарада иң кыска балык та, иң озыны да Дамир Әхмәдиевка эләкте. Бу чарага гаиләләр белән килүчеләр дә бик күп иде, ләкин араларыннан бик азы гына үз көчен сынап карады һәм Шириаздановлар гаиләсе җиңүче исеменә лаек булып, бу уңышларына чиксез шатланды. Номинацияләр шактый күп булганлыктан, калган җиңүчеләрне фотолардан күзәтә алырсыз.

Бу көнне яр буенда балыкчылар һәм аларның җанатарлары хөрмәтенә самавырда чәй кайнады,табаларда коймаклар тирә-юньгә тәмле исләр чыгарып чыжлады, аш пеште.

Чара барышыннан һәркем күңел рәхәтлеге алып, ел буена җитәрлек шәп кәеф туплады. Ә инде җиңүчеләр өчен иң дулкынландыргыч мизгел - ул бүләкләнү иде. Оештыручылар монда да көчләрен жәлләмәгән,һәркем өчен бик мулдан бүләкләр әзерләнгән иде.

Тәүге тапкыр гына үткәрелүче әлеге чара аланлыларны кармаклы итте, ник дигәндә һәркем ныклап әзерләнде бит бу ярышка һәм икенче икмәккә тотынганчы, рәхәтләнеп су буенда көч җыйды.

Авыл халкы чын күңелдән Тәслимә һәм Рөстәм Хәсәновларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр. Аланлыларны шулай сөендереп, бер көнлек ял оештырганнары өчен Ходай үзләрен олыласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык тоту