Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алар бәйрәм көнендә дә хезмәттә

30 апрель – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме.

Ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыклар югала. Кызыл әтәч кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур зыян сала. Әгәр янгын сүндерүчеләр булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде.

Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз. Һәрберегез тәвәккәл, фидакарь, үз эшегезнең чын осталары. Киләчәктә дә иминлек сагында уяу хезмәт итүегезне телибез. Бәйрәм көнендә үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле гомер, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм янгын сүндерүчеләр