Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алар өчен изгелек – күңел таләбе

Социаль яклау бүлеге диюгә күз алдына пособиеләр түләүче бина килеп баса.

Тик әлеге тармак үз эченә берничә төрле юнәлешне берләштергән һәм аларның һәркайсы райондашларга изгелек эшләүгә корылган. Дөрес, эшләре тавык чүпләп бетерә алмаслык, күп булса да, оптимизация биредә дә кыскартулар ясарга мәҗбүр иткән.
МИЛЛИОННАР БЕЛӘН ЭШЛИЛӘР
– Хезмәткәрләр саны кимеде дип кенә эш кимеми инде. Тормыш алга бара, законнар үзгәреп тора, ләкин без ничек тә булса шушы закон кысаларында кешегә булышырга тиешбез. Район социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүгенге көндә республикада алдынгы урыннарда бара, моның нәтиҗәсе коллективның бердәм булып эшләве, – ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. – Коллективта эшләгән һәрбер кешегә рәхмәтемне белдерәм. Без бердәм булып эшләмәсәк мондый нәтиҗә булмас иде.
Бүгенге көндә бу бүлектә җитәкче белән бергә бер белгеч эшли. Халыкны кабул итү һәм башка күп кенә хезмәтләрне консультант Алсу Мөхәммәтшина башкара. Якты йөзле, итагатьле әлеге ханымнар бүлеккә килгән һәрбер кеше белән уртак тел табып эшли беләләр.
Компенсацияләр түләү бүлекчәсендә дә өч кенә кеше халыкка хезмәт күрсәтә. Мөдире – Фатыйма Галимова, белгечләр – Миләүшә Хәбибуллина һәм Энҗе Нәҗипова. Ә бит биредә дә элек эшчеләр саны бермә-бер артык иде. Алар саны кимү 98 % райондашларның гаризаларны электрон рәвештә бирүе белән бәйле. Биредә эшләүчеләр шушы гаризаларны эшкәртеп, әле белеп бетермәүчеләрне, шул исәптән өлкәннәрне дә эшләү тәртибе белән таныштыралар. Халыкка вакытында акча китсен өчен алар электрон килгән гаризаларны вакытында эшләп барырга тырышалар. Закон чыккан саен яңалыкны өйрәнеп, аны тизрәк халыкка җиткерү өстендә дә зур эш алып баралар. Халык белмәгән очракта, үзләре шалтыратып чакыралар, үзе килсен дип кенә утырмыйлар.
– Закон буенча тиешле бөтен түләүләрне дә без бирү ягында, – ди Фатыйма Шамилевна. – Бүгенге көндә районның 17 мең ярым халкы, ягъни яртысы безнең аша я пособие, я башка төрле компенсация ала. Быелның 5 аена гына да халыкка безнең бүлек аша 53 миллион сум акча түләнгән.
“НАЗ” ҮЗӘГЕНӘ – 18 ЕЛ
Үз эченә берничә төрле юнәлешне алган әлеге үзәк белән Гөлнара Әхмәдиева җитәкчелек итә. Аның белән бергә Фәния Йосыпова, Ләйсән Садыйкова, Зилә Хәбибуллина, Миләүшә Мөҗипова, Гөлүзә Сәгъдиева, техник хезмәткәрләр – Володя Кондратьев, Гөлсинә Сәлахова, Люция Алексеевалар эшли. Бәйрәмнәре уңаеннан бу үзәктә сөенечле вакыйга да көтелә – һәрбер эше белән хәтта республика коллегалары алдында зур хөрмәткә лаек баш бухгалтер Ләйсән Садыйкова Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәчәк.
Биредә яңа технологияләр кулланып, яңалыктан артта калмый эшләргә яраталар. Грантлар нигезендә төрле программалар белән эшлиләр. “Агашина” тренажеры алып, аның буенча сәламәтләндерү күнегүләре үткәрәләр, өлкәннәр бик теләп скандинавча йөрүдә катнашалар, ягъни биредәгеләр үз канатлары астында булган әби-бабайларны актив тормышка тарталар, өйдә генә утыртмыйлар. Шул ук госуслуга порталы белән эшләү тәртибен аңлатып, өлкәннәрнең тормышын заманага яраклаштыралар.
“Наз”да гаилә династияләре белән эшләүчеләр дә бар икән. Нина – Людмила (икесе дә социаль хезмәткәр) – Павел (шофер) Сидоровлар, әниле-кызлы Альбина (шәфкать туташы) һәм Диләрә (социаль хезмәткәр) Гарифуллиналар, кайнана-киленле Фәридә һәм Рәзинә Чупановалар әнә шундыйлардан.
ГАИЛӘ ТАЯНЫЧЛАРЫ
Үзәкнең иң четерекле мәсьәләләрен хәл итүче тармак – ул гаилә һәм балалар бүлекчәсе. Биредә мөдир Энҗе Корбанова, аның уң куллары – Фирүзә Исхакова, Олеся Закирова, Наталия Закирова һәм Гүзәл Җиһаншина. Биредәге хезмәткәрләр исәптә тора торган гаиләләр, инвалид балалар, күпбалалы гаиләләр белән эшли, төрле профилактик чаралар үткәрәләр. Күпчелек очракта аларга әлеге эшләрендә волонтерлар бик актив булыша. Көндәлек хезмәтләреннән тыш республика күләмендә үткәрелүче төрле грантларда катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар һәм оталар. Мисал өчен, 2017 елда “Гаилә учагы җылысы” дип исемләнгән программа белән өченче урынга лаек булганнар.
– Исерек әти-әни карамагында яшь бала калырга, я гаиләдә гадәттән тыш хәл килеп чыгарга мөмкин, андый очрактааларга шалтыраталар да, алар полиция хезмәткәрләре кебек үк “Срочно” командасы белән ярдәм итәргә чыгып китәләр. Кичке һәм төнге рейдларга чыгу да алар өстендә, – ди бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Беренче рәт (сулдан уңга): Фатыйма Галимова, Алсу Гатиятуллина, Алсу Мөхәммәтшина; икенче рәт: Миләүшә Хәбибуллина, Энҗе Нәҗипова.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 8 июнь санында таныша алачаксыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия акчасы