Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Алар мине үтерергә тели": Мәскәүдә әниләре 10 метр биеклектәге күпердән ташлаган ике бала исән калган

Соңрак бу хатын ике нәни кызын күпердән ташлавы турында үз сөйләгән. Балалары аның үзен үтерергә теләделәр дип әйткән

Бер хатын Мәскәүнең Шәһәрне саклаучылар проспектында урнашкан күпердән ике баласын ыргыткан. Бәхеткә, балалар исән калган. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсе "ике нәни баланы үтерергә маташу" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 16-17 сентябрь көннәрендә хатын ике нәни баласын күпер култыксасы аша чыгарган һәм аска төшереп җибәргән. Балалар каты җиргә килеп төшкән. Шуннан соң хатын үз-үзенә кул салмакчы булган, ләкин аны узып баручылар туктаткан.

Сабыйларны хастаханәгә китергәннәр, алар табиблар ярдәм күрсәтә. Балаларын күпердән ташлаган хатынны психиатрия хастаханәсенә салганнар.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тикшерү гамәлләрен башкара. Тикшерү кысаларында тиешле экспертизалар уздыралар, хатынның сәламәтлегенә бәя бирәләр. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Видео: РЕН ТВ

Соңрак бу хатын ике нәни кызын күпердән ташлавы турында үз сөйләгән. Сорау алган вакытта 28 яшьлек Дарья Г. балалары аның үзен үтерергә теләделәр дип әйткән. Бу турыда РЕН ТВ  каналы хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне "Некрасовка" сәүдә үзәге янында бу хатын маршрут таксиен йөртүчегә ташланган. Ул ир-атның битенә газ баллончыгыннан сиптергән, аның кулында пычак булган. Моны күреп торган кешеләр полиция чакырган.

Шуннан соң хатын ике баласын алып маршруткадан чыккан. Ул урамда кычкырынган, машиналарга комачаулаган. Аннары хатын ашыгыч ярдәм чакырырга сораган. Үзе күпергә таба киткән һәм ике баласын да аска ыргыткан. 3-4 яшьлек ике кыз бала 10 м чамасы биеклектәге эстакададан егылып төшкән. Алар җитди имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш