Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Альберт Нурминский балаларга Яңа ел бүләге өләшкән

Яшьләрнең яраткан җырчысы, Норма авылы егете Альберт Нурминский узган шимбәдә Норма мәдәният йортында концерт куйды. Әлеге чараның төп максаты - җыелган акчага мөмкинлекләре чикле балаларга Яңа ел бүләге тарату иде.

Норма, Кариле авылларыннан шундый 14 балага Альберт бүләк таратып чыккан. Елның иң могҗизалы аеның шулай башланып китүен, әлбәттә, балалар бик сөенеп кабул иткән. Альбертка әлеге изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтып, киләчәктә иҗаты яңадан-яңа үрләр яуласын иде. Шулай ук әлеге чараны үткәрүдә көчләре кергән һәркемгә олуг рәхмәт. Балаларны, ә бигрәк тә язмыш тарафыннан төрле сынауларга дучар булганнарын сөендерү бик зур гамәл бит ул.

 

Фото: Альберт Шәрәфетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Aфәрин син Альберт энекәшем!!

    Теги: кыш бабай