Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Альбертның максаты туган авылын республикага таныту

Көшкәтбаш Альберт кебек эшкә тырыш, курку белмәс, һәрчак яңалыкка омтылучы, замана белән бер сулышта яшәүче егет-кызлары белән сокландыра.

Интернет челтәрләрендә яңалыклар белән танышып утырганда tatar todayда Көшкәтбаш авылының уңган механизаторы, инде районыбыз җирлегендә блогер булып танылырга өлгергән Альберт Садыйков чыгышына тап булдым.

Альберт авылы өчен җан атып яшәүчеләрдән. Туган авылында тырышып хезмәт куючы механизатор, тормыш иптәше Лилия белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Төп нигездә гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче Альберт авылда никадәр генә эш күп булса да, блогерлык эшен дә алып бара. Гади авыл тормышын бәян итеп зур гына аудитория туплый алган Альбертның максаты– авылын еракларга таныту.

Көшкәтбаш әнә шулай Альберт кебек эшкә тырыш, курку белмәс, һәрчак яңалыкка омтылучы, замана белән бер сулышта яшәүче егет-кызлары белән сокландыра.

Фото: видеодан скриншот albert_sadikof_74

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы "Блогер.Татар"