Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Альбина Фазлыевача кәбестә тозлау рецепты

Табынга куйганда суыннан сыгып, көнбагыш мае белән болгатып куярга кирәк.

Кирәк була:
2 кг кәбестә
2-3 кишер
3-4 тырнак сарымсак
Укроп орлыгы

Рассолга:
1 л суга
3 аш кашыгы тоз
3-4 аш кашыгы шикәр комы
0.5 ст. 9 % уксус

Безнең зур гаилә булгач, гадәттә мин 6 кг кәбестәдән эшлим. Кәбестәне кухонный комбайнда ваклатам (кем тели башкача турый ала), ярымбоҗралап кишер һәм вак итеп сарымсак турыйм, укроп орлыгы сибеп барысын болгатам да, өстенә кайнар рассолны агызам.

Суынгач суыткычка тыгып куям! Икенче көнгә ашарга да була. Гадәттә 2-3 ай салкында саклана (озаграк тотып караган юк канишны))) ) Табынга куйганда суыннан сыгып, көнбагыш мае белән болгатып куярга кирәк. Бер аш тәлинкә кәбестәгә якынча 2-3 аш кашыгы сыек май. Безгә натураль исле көнбагыш мае белән аеруча тәмле тоела! Тозлап ашап карагыз! Җайлы һәм бик тәмле килеп чыга.⠀

Бу ысул белән тозлаганыгыз бармы? Ә сез ничек тозларга яратасыз?, дип кызыксына Бөрбаш блогеры.

albina_fazlyeva_

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә