Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алданма берүк!

Соңгы вакытларда алдашу юлы белән гражданнарның акчаларына хуҗа булу очраклары ешайды.

Шалтыратуларның нигезен юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан кеше язмышы тәшкил итә. Үзен дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре буларак таныштырган кеше тиз ышанучан гражданнарга юл һәлакәте һәм анда аларның якыннары зыян күрүен, эшне тиз арада ябар өчен акча кирәклеген әйтә... Әлеге схема буенча тормышка ашырылучы аянычлы хәлләр күптән түгел Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә теркәлгән.
Район ЮХИДИ бүлеге якташларны игътибарлы булырга чакыра. Телефон аша кергән һәр мәгълүмат тикшерүне таләп итә. Моңа охшаш хәбәрләр булган очракта 02 яки 2-43-46 телефон номерына шалтыратырга кирәк.
Административ штраф формасында җәза каралган очракта, әгәр шофер риза булса, аңа карата административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарыла. Шуны онытмаска кирәк, административ штрафлар карар көченә кергәннән соң 30 көн эчендә түләнергә тиеш. Штрафларны бүген электрон терминалларда (инфоматлар) да түләргә була.
район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250