Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ ФАЗЛЫЕВ: «Фотога төшеп кеше хозурына куйган саен энергия кыры бушый»

Берәү әйткән бит: ярты гомерем эш күрсәтеп үтте, икенче яртысы көнчеләрнең зыяны тимәсен дип, эшемне яшереп үтте, дигән.

— Берәүне үзен кунакка чакыргач, хуҗага өч шарт куйган: агу ашатмыйсың, төрмәгә япмыйсың, патшалар белән бер өстәл янында утыртмыйсың, дигән. Аның әйтергә теләгәне — тамагым туйгач, кыстамыйсың, кал, дип үгетләмисең, үз вакытым белән кайтып китәм, өстәл янына балаларыгыз янына утыртмыйсың, дигәнне аңлата.

Бер мәзәк тә бар: кунаклар җыелгач, хуҗа: «Минем онык хәзер сезгә ун меңгә кадәр санап күрсәтә», — дигән. Баласы булмаганнарга кызыктыр инде. Алты-җиде оныгы булган кеше ашка азрак тынычланырга дип килә. Файдалы дигән әйбер дә чамадан чыга икән, агуга әйләнә. Интернет та шулай. Кеше күрсен өчен кадр арты кадр эләләр. Аллаһы Тәгалә безне күреп, белеп тора, шул җиткән.

Берәү әйткән бит: ярты гомерем эш күрсәтеп үтте, икенче яртысы көнчеләрнең зыяны тимәсен дип, эшемне яшереп үтте, дигән. Әлбәттә, интернетның файдалы ягы да бар, әллә кемнәр белән танышасың, аралашасың. Чаманы югалтмаска кирәк. Без дә эшлибез, тик бер генә чараны да интернетка куймыйбыз. Көнче кеше бер гаебен барыбер табачак, күз тияргә дә мөмкин. Фотога төшеп кеше хозурына куйган саен энергия кыры бушый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәлил хәзрәт фазлыев