Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алинә бүген “Автоледи” исеме өчен Казанда көч сынашты

Казан шәһәрендә “Автоледи-2021” конкурсында Нөнәгәр авылы кызы Алинә Габдрахманова 21 катнашучы арасыннан дүртенче урынны яулады.

Бүген Казан шәһәрендә “Автоледи-2021” конкурсының зона этабы үтте. Анда Балтачта беренче урынны яулаган Нөнәгәр авылы кызы Алинә Габдрахманова район данын яклап чыгыш ясады һәм 21 катнашучы арасыннан дүртенче урынны яулады.

Алинәне әлеге уңышы белән котлап, телефон аша элемтәгә кердек.

- Кеше күп булгач, курку хисе бар иде. Үзеңне үзең кулга алсаң, матур нәтиҗә күрсәтергә була, әлбәттә, каушасаң авыр инде, - дип җавап бирде Алинәбез.

Исегезгә төшерәбез, Алинә узган елгы район этабында өченче урынны яулаган иде. Мин җиңүче булачакмын дигән максат куеп ул быел да катнашты һәм үз теләгәненә иреште дә. Республика күләмендә, ялгышмасам, әле мондый югары урын яулый алган автоледиебыз юк иде. Алинә дүртенче урынга гына риза булып калырмы? Әллә икенче елга тагын үзен сынап карарга теләрме ул?

- Әйе, мин узган ел Балтачта өченче урында калдым һәм үземә максат куйдым, икенче елга беренче урынны алачакмын, дип. Минем Казанга барып карыйсым килде. Юкса, мине кисәтә килделәр, анда авыр дип. Ә минем анда да катнашып, тәҗрибә туплыйсым килгән иде. Балтачта беренче урынны алганнан соң, бүген Казанда зона этабында катнаштым. Биредә чыннан да авырырак, ләкин мин үзалдыма беренче унлыкка керә алсам да шәп булачак дигән максат куйган идем, нәтиҗәдә дүртенче урынга лаек булдым. Димәк, киләсе елга тагын да тырышсам, республика күләмендә дә җиңүчеләр рәтенә кереп булачак, иң мөһиме минем көчле команда бар. Ул әтием Илһам, әнием Тәнзилә һәм энем Алмаз. Алар минем бик зур терәк-таянычларым булдылар. Аларга чиксез рәхмәтләремне ирештерәсем килә.

Алинәгә хыялларының чынга ашуын теләп калабыз. Афәрин, максатчанлыгың беркайчан да югалмасын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автоледи