Алиябезне Метшин үзе җиңүче дип атады
Районыбызда үткәрелеп торучы бәйгеләрне һәрдаим яктыртып киләбез, ә менә республика күләмендә үткәрелгән һәм анда якташларыбыз катнашып, җиңү яулаганнарын белми дә калабыз.
28 февраль көнне Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин җиңүчеләрне җыеп, бүләкләр тапшырды. Алар арасында Балтач кызы, бүгенге көндә "Шаляпин" отелендә эшләүче Алия Галимҗанова да бар.
Өченче елда биредә хезмәт кую дәверендә Алия хезмәттәшләре белән уртак тел табып, хөрмәткә кинәнеп эшли. Алиянең әлеге җиңүе, әлбәттә, яшь кызның үзе өчен генә түгел, ә әнисе Мәдинә апа өчен дә зур сөенеч булды. Ил-көнгә файда китерердәй, тотынган эшләренә һәрчак җаваплы караган кызлар үстергән Мәдинә апа тормыш сынаулары алдында баш ими, балаларым дип тырышып эшли һәм яши. Алиягә киләчәктә дә уңышлар теләп калам, җиңүләреңнең соңгысы булмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев