Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аллаһы Тәгалә үзеңне, гаиләгезне рәхим-шәфкатьтән ташламасын

Әнием һәм балалары исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Әниебез Балтачка кунакка баргач, көн дә үзләре торган урамда йөреп керә иде. Өстә яңа «Балтач нуры» мәчете барлыгын ишеткән дә, мәчетне карарга дип кешеләрдән сорашып менеп киткән. Кире кайтканда адашкан. Машиналар узып йөри, кул күтәрәм, туктамыйлар, ди. Урамда сорарга бер кеше узмый, бер өйгә кереп юлны сорамакчы идем (торган адресны белә), капкалары бикле, ди. 90га җитүче әниебез шунда адаштым дип бик курыккан. Елап басып торганда бер машина туктаган. Торган җирен әни әйткәч, шофер юлны өйрәтә башлаган. Уңга, сулга, уңга дип өйрәтүенә әни аптырап карап торгач, шофер, әби, әйдә мин сине илтеп куям, дигән. Чит кешегә утырырга куркып торган әнигә: «Бер рәхмәт мең бәладән коткара ул, мин Арча ягыннан, Балтачта торам, исемем Рамил», дип әнине тынычландырып өйгә илтеп куйган. Бу вакытта туганнар машина белән әнине эзли чыккан булганнар. Күршеләр әйтүенчә, ак «Ларгус»та йөрүче Рамил, сиңа әнием һәм балалары исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә үзеңне, гаиләгезне рәхим-шәфкатьтән ташламасын.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты