Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алма белән дәвалану

Алманың ни дәрәҗәдә кеше өчен файдалы витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай булуын санап та, әйтеп тә бетерерлек түгел. Мәсәлән, организмны көндәлек шлаклардан арындыру өчен бер алма ашарга кирәк.

Ә кеше сәламәтлеге өчен бик мөһим булган С витаминын көнгә ике-өч алма ашап алырга мөмкин.

Йөрәк авыртканда, кан басымы күтәрелгәндә баллы алма ашау файдалы. Билгеле булганча, алма диетасы югары кан басымын төшерергә һәм баш авыртуын, әйләнүен, шаулавын бетерергә ярдәм итә. Алмадагы пектин матдәләр кан тамырлары тышчасын ныгыта, холестеринны нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары авыруыннан саклый.

Организмда матдәләр алмашын нормальләштерү өчен фруктоза һәм органик кислоталарга бай булган алма согы эчү файдалы санала.

Артык авырлыктан алма диетасы тотарга киңәш ителә. Диета көнне һәр ике сәгать саен бер зур алма ашап куярга кирәк. Көн дәвамында 1,5 килограмм алма ашалырга тиеш.
Алмадагы пектин организмнан токсин матдәләрне, тозларны, начар холестеринны чыгара. ә аның составындагы калий һәм танин организмда шлаклар ясалуны тоткарлый. Моннан тыш, алма организмның радиациягә каршы торучанлыгын да күтәрә. Алма согы, алма төнәтмәсе (1 өлеш алмага 5 өлеш су) организмнан радионуклидларны кудырта.

Подаградан, ревматизмнан һәм сидек юллары авыруыннан дәвамлы рәвештә алма төнәтмәсе, алма чәе эчү файдалы. Алмадагы калий тозлары организмда сидек кислотасы ясалуга каршы тора.

Шешенгәндә организмнан сидек кудырту өчен чи, суда һәм мичтә пешкән алма ашарга кушалар. Урман алмасыннан да бик үтемле сидек кудырткыч төнәтмә ясап була. Моның өчен кабыгы әрчелмәгән 2-3 алманы 1 литр суга салып, 15 минут кайнатыгыз. Шуны һәр ашау алдыннан көнгә 3 тапкыр берәр стакан эчегез.

Салкын тигәннән, тамак авыртканнан, ютәлдән һәм тир чыгару өчен киптерелгән алма яфраклары төнәтмәсе (1 өлеш алмага 10 өлеш су) эчәргә киңәш ителә, шикәрне кирәгенчә үзегез салыгыз. Шуны һәр ике сәгать саен 100 граммлап җылы килеш эчәргә кирәк. Ютәлне һәм тамак авыртуын шулай ук алма чәе яисә төнәтмәсе эчеп тә дәвалап була.

Салкын тигәндә яисә грипп вакытында югары температураны төшерү өчен маңгайга алма компрессы куярга мөмкин. Моның өчен вак угычта уылган алманы ике кат марляга 1-1,5 см калынлыкта ягып, маңгайга каплагыз.

Эч катудан мичтә пешерелгән алма бик файдалы. Моның өчен кич йокы алдыннан һәм иртән берәр алма ашагыз. Бу чара эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. ә инде хроник эч катудан вак угычта уылган чи алма белән чи кәбестә боламыгы ашарга киңәш ителә. Нәтиҗәсе бер-ике атнадан беленәчәк. Инде эчне тагын да йомшартасыгыз килсә, шул боламыкка угычта уылган чи чөгендер дә өстәргә ярый.

Каты авыртулы һәм хроник колиттан диетологлар “алма көннәре” тотарга киңәш итәләр. Моның өчен бер-өч көн дәвамында угычта уылган алма гына ашап яшәргә кирәк. Шул рәвешле, биш-алты тапкыр ашау өчен, көненә 1,5-2,5 кг алма кирәк булачак.
Аз канлылыктан — организмда тимер җитмәүчелекне көнгә 400-600 г алма ашап дәваларга мөмкин. әмма алма ашау өчен, аны иң элек берничә кисәккә бүлгәләп, киселгән ягы караңгыланганын көтегез. Бу исә алманың өске катлавында алмалы әче тимер җыелган дигән сүз. Мондый алма организмда җиңел эшкәртелә.

Моннан тыш, угычта уылган алмадан ясалган компресс куеп, янган, туңган тәнне, озак төзәлә торган җәрәхәтне дәваларга мөмкин.

Әче алманы кислоталылыгы югары булган гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтле булганда, кан басымына бәйләнешле үт кудырту юллары авыртканда ашарга ярамый.

Баллы алманы кислоталылыгы түбән булган гастрит, колит, гипокинетик төрдәге үт кудырту юллары авыртканда кулланырга ярамый.

Алма ашаганнан соң тешләрне чистарту өчен - менә дигән чара. Хәзер киң таралган сагызларга караганда, ул күпкә нәтиҗәлерәк. Алма кариес китереп чыгаручы микробларны да бетерә. Алма ашагач, авызны чайкарга гына онытмагыз.

Билгеле булганча, организмда йод җитмәүчелектән калкансыман биз зарарлана. Бактың исә, 3-4 алма төше ашап организмга кирәкле көндәлек йод нормасын алырга була икән.

(интернеттан алынды)

Гөлсинә Гарипова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр