Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алма күп булса, как яса!

Август дигәч, алма исе кергән шикелле була. Алма күп булганда аны нишләтергә дә белгән юк. Варенье ясап, компот кайнатып, сыгып, сок ясап караган бар.

Ләкин еш кына алма компоты, алма согы эчәсе килми, ә катырылган алма тора-тора әллә ничек тәмен югалта. Бездә иң ашала торган нәрсә — өйдә ясалган алма кагы. Гадәттә яхшылап качырып куймасаң, аны алма бакчада беткәнче үк ашап бетерәләр. Ясау да әлләни катлаулы түгел.

Как өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк — яшел, каты алма.

*Алманы алып эчен чистартыртабыз. Тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була әле). Тазартылган алма якынча 1 кг булырга тиеш.

*Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утка тушить итәргә куябыз. Алманың сортына карап якынча 1-2 сәгать кирәк булырга мөмкин. Алма йомшаргач, блендерда, тигез пюре булганчы избез. Пюрены болгатып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алабыз. Әледән-әле болгатырга онытмыйбыз.

*Листүккә пешерү кагазе (пекарская бумага) җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә листүккә җәябез.

*Пюре кибеп кулга ябешми башлаганчыга кадәр, духовкада иң әкрен утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Безнең плитәдә 1 листүк как 3,5 сәгать кибә.

Как кипкәч тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк.

Ә хәзер иң әһәмиятлесе!

Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кагазне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз, һәм сак кына салдырабыз.

Как әзер!

Какны кагазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы нәрсә.

Кайберәүләр какка баллырак булсын өчен, кайнатканда шикәр яки бал өсти. Кайберәүләр корица яки имбирь тамыры белән ясый. Без гади, бераз әчкелтем как яратабыз.

 

idel-tat.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт