Алмадан как кояр чак
Хезмәттәшебез Рузилә күп еллардан бирле бик тә тәмле алма каклары ясый. Мичтә дә киптерә, сулы ванна өстендә дә... Минем үземә соңгысы бик уңайлы тоела.
Варенье өчен кайнатылган (бераз куерак булса, әйбәтрәк) алманы сөзгеч аша үткәрәсең. Кәстрүлгә су салып, газ өстендә кайнатып чыгарасың. Табаны майлап, кайнатманы табаның зурлыгына карап (12 өлешлегә 12-13 аш кашыгы чамасы) саласың да, кәстрүл өстенә куясың. Уртача утта бер-бер ярым сәг.тотасы. Янмый да, көйми дә, әлләни мәшәкате дә юк. Ул өлгергән арада өйдәге башка эшләрне карарга мөмкин.
Ajnj
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев