"Альмира һәм аның дуслары" - Гимназиядә бик матур Яңа ел кичәсе үтте
Дуңгыз белән рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, башка әкият геройлары белән дә күңел ачтылар.
Гимназиянең 2 нче “Б” сыйныфында Яңа ел кичәсе үтте. Аны әлеге сыйныфта укучы Артемның әнисе Альмира Филипова үткәрде. Балалар Кар кызы, Кыш бабай һәм дә киләсе елның символы – дуңгыз белән рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, башка әкият геройлары белән дә күңел ачтылар. Бүләкләр, күңел күтәренкелеге, оештырылган тамаша балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Әти-әниләр бәйрәмнең иганәчесе Альмирага, "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләренә, директорларына, укытучыларына чын күңелдән рәхмәтле булдылар. Әлеге кичәне "Балалар белән берлектә Альмира һәм аның дуслары " дип атасаң да урынлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев