Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алоэның тылсымлы сыйфатларын беләсезме?

Халык элек-электән бу гөлне юкка гына үстермәгән. Йөзьяшәрне үстереп, дөрес кулланып, тормышны күпкә яхшыртып була.

Белгечләр ышандыруынча, бу үсемлек яхшы энергетикага ия. Алоэ ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта, конфликтларны бетерә. Гаиләдә җитешлек булсын, ызгыш-талашлар урап узсын, дисәгез, алоэ үстерегез.

Ул дошманнарны да "куркыта" икән. Өегездә бу гөл барлыкка килү белән сезгә уңай мөнәсәбәттә булмаган кешеләр килүдән туктар.

Йөзьяшәр хуҗасына бәхет кенә алып килә. Аны яхшылап тәрбияләргә генә кирәк. Ул өйдәгеләрнең аурасын яхшырта, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Бу гөлне тәрәзә төбендә тоту дөрес булыр.

Алоэ үсентесе сезнең өйдә тиз үсеп китте икән, димәк, өйдә начар энергетика юк. Йөзьяшәрнең бер яфрагын алып, ишек башына беркетсәгез, ул өйгә негатив кертмәячәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр алоэ