Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алсу Фазлыева кайнатасының үлеме турында: “Әти эче авыртып хастаханәгә килгән… Тик…”

Кичә сайтыбызда Азат Фазлыевның әтисе Рафаил абыйның вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Аңа 71 яшь булган.

Сәламәтлегенә артык зарланмаса да, соңгы арада эчем авырта дип йөргән. Интернетта күзәтүчеләр белә, Алсу белән Азат әтиләрен ял иттерергә, аларга матур җирләр күрсәтергә тырышты. Күптән түгел Азат әтисенә диңгез күрсәтеп, ял иттереп кайткан иде. Рафаил абый үзе дә яңа гына ял йортында дәваланган була.

– Әти төнлә эчем авырта дип шәфкать туташына барган. Аны Әтнә хастаханәсенә алып киткәннәр. Әти шунда үлгән. Йөрәк диләр. Әнинең үлемен авыр кичерде ул. Үзен кая куярга белмәде, – ди килене Алсу. – Урыны оҗмахта булсын, бик әйбәт кеше иде.

Фазлыевлар гаиләсенә сабырлык телибез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев