Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алсу Фазлыеваның бала караучысы, өй җыештыручысы, машина йөртүчесе бармы?

Җырчы Алсу Фазлыева, тыгыз графикта яшәсә дә, бөтен эшкә дә өлгерүенең серен әйткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Миннән еш кына: «Алсу, син ничек өлгерәсең?» – дип сорыйлар. Янәсе, социаль челтәрләргә караганда, мин әле бер, әле икенче җирдә.

Әйе, әлеге вакытта без бик күп эшләр башкарабыз, зур күләмнәрдә эшлибез. Иҗат та итәбез, бәйрәмнәрдә чыгышлар ясыйбыз, шул ук вакытта бизнес белән дә шөгыльләнәбез. Әлбәттә, бу бик күп көч һәм энергия таләп итә.

Күп әйбер кадр артында кала, барысын да күрсәтеп бетереп булмый. Шуңа күрә минем ярдәмчеләрем бар. Мәсәлән, бала караучыбыз. Ул – баланы вакытында ашатып, йоклатып торучы. Ул инде күп еллар безнең белән бергә һәм алыштыргысыз. Әле машина йөртүчебез дә бар иде, пандемиядән соң, аның эшен җайга салып бетерәсе бар. Бизнеста администраторым бар. Эшнең бер өлеше аңа йөкләнгән. Кайвакыт, үзем өлгермәгәндә, өй җыештырырга да киләләр. Чөнки күп вакыт өйдә торылмый, ләкин йорт һәрвакыт чиста-пөхтә булырга тиеш.

Мин бу әйберләрне мактану өчен язмыйм. Шуны әйтергә телим – алтынга тиң ярдәмчеләрем булганда, энергия дә кала, вакыты да җитәрлек. Ходаема мең шөкер», – дигән җырчы.

«Миңа да шул сүзләрне көн саен язалар. Шулай өлгер була белергә кирәк әле ул, дим андыйларга», «Булганнан бар да була. Син – күпләргә үрнәк хатын-кыз. Терәгең – Азатың янәшәңдә булганда тырышырга кирәк. Гомер тиз уза, тик бәхеттә яшәгез», – дип, комментарийлар калдырган аларның онлайн дуслары. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев