Алсу Фазлыева: “Вареньяны җәй ахырында гына түгел, ә җәй башында да ясыйлар!!!”
Алсу һәм Азат Фазлыевлар нарат күркәсеннән кайнатма ясарга өйрәтә.
Алсу белән Азат нарат күркәсе җыйган, максатлары күркәләрдән телеңне йотарлык кайнатма әзерләү. Бик тәмле, диләр Фазлыевлар. Һәм балтачлыларга да сер итеп кенә әлеге кайнатманың рецептын бирделәр.
Бу гади генә кайнатма түгел, ә полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва булып тора, ди Алсу.
Күркәләрне иртә җәйдә, ачылганчы җыярга кирәк. 1 килограмм күркәгә алдан ширбәт ясыйбыз. 2 стакан суга 1,5 килограмм шикәр комы салып, сүрән утта кайнатабыз, куерып, үтә-күренмәлегә әйләнгәч туктатабыз. Юып, суын саркытып әзерләнгән күркәләргә ширбәтне салып, өстен каплап 4 сәгать тотабыз. Аннан соң кабат утка куеп кайнатып чыгарабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Шул рәвешле 3 тапкыр кабатлыйбыз. Ахыргысында 45 минут кайнатабыз, бераз суынгач, банкаларга тутырып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев