Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алты ел синсез... (видео)

Күзләреңдә күкләр төсе булган, кояш нуры иде битләрең.

Таузар авылы кызы, танылган журналист, диктор Эльвира Ибраһимованың бүген туган көне. Әйтәсе теләкләр бик күп, кызганыч үзе генә юк...

Аны хөрмәт иткән һәркем күңелендә яңгыраган теләкләр бүген якташыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде. Яратабыз. Сагынабыз. Юксынабыз сине Эльвира.

Иртүк социаль челтәрдә мәрхүмәнең бертуган апасы Алсу Хәкимҗанованың дөнья күргән шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Сеңлем!

Син яраткан кышка кергән көннән,
Кар бөртеге сыман берәм –берәм.
Тезә генә җанга үткәннәрнең,
Хәтирәсен бергә –бергә күргән.

Кыш алды дип үпкәләп тә булмый,
Шул сафлыкта биргән иде сөеп.
Биреп кенә алган булган икән,
Бик кадерле газиз бүләк кебек.

Күзләреңдә күкләр төсе булган,
Кояш нуры иде битләрең.
Дәрт-дәрманлы омтылыштан торган,
Юлдан туймас күңел биштәрең.

Алтынчы ел шигырь юллыйм сиңа,
И, куаныр идең... - миңамы?!!!
Сиңа, сеңлем, шигырь итеп язам,
Күңелемдә йөргән догамны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвира Ибраһимова