Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Алтын каләм» безгә алмаш әзерли

«Алтын каләм» дигәч тә күз алдына язмалар килә, аларның матбугат битләрендә урын алуы сурәтләнә.

Тантаналы бүләкләү мизгелләрен һәм дә теплоходта танылган каләм ияләре, журналистлар белән Идел буйлап сәяхәтне дә әйтсәк, әлеге фестивальгә катнашырга һәм җиңәргә атлыгып торырга кирәк. Тик соңгы елларда катнашучылар бермә-бер сирәгәйде (югыйсә, оста язучы яшьләребез юк түгел, социаль челтәрләрдә күренә бит алар З.Ш.), әмма быел, егермегә якын эш килүе, арада яңа исемнәр дә булуы күңелләрдә өмет уятты. Жюри һәр эшне күздән кичереп чыккач та, сәләтле укучыларыбызның һәрберсендә дә журналис-тикага тартым алымнар күрде, әлегә призлы урыннарга кермәүчеләрнең тагын да камилләшеп, киләсе елларга җиңү мөмкинлеге булуы да бик ихтимал. Фикерле, сүзләрен ярып әйтә белүчән хәзерге яшьләребез.  Балтач районы бу кадәр журналист үстерә алса, ничек әйбәт булыр иде! «Кайтырлар микән соң безнең районга», диде яшьләр бүлегеннән килгән, үзе дә яшь вәкил. Кайтырлар, нигә кайтмаска, кайтырлар да, калырлар да, менә сезнең һәм безнең кебек! Журналистикага егетләрне дә тартасы килә, алар кыю, төгәл һәм принципиаль була. Район журналистикасын горур тоткан мәшһүр шәхесләребез – Әхәт Фазылҗанов, Рәфыйк Шәрәфиев, Нурулла Галиев һәм башкалар кебек оста каләм ияләре салган сукмаклардан атлап барырга мәгърур егетләр кирәк. Ә алар бездә юк түгел, менә Нөнәгәрдән, 13-15 яшьлекләр арасында 8 сыйныф укучысы Вилназ Гыйльфанов беренче урынны ук алып куйды. Шулай ук беренче урында Карадуганнан 9 сыйныф укучысы – Рәйсә Абдуллина. Рәйсә күп балалы гаиләдә үсә, олимпиаларда җиңү яулый, укытучылары белән иҗат «җимешләре»ннән торган ике җыентык чыгарырга өлгергән. Укучыларының иҗатын җуярга юл куймый, теркәп барулары өчен мөгаллимәләргә зур рәхмәт. Икенче урында Яңгулдан 7 сыйныф укучысы Камилә Сафиуллина һәм Смәел урта мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Гүзәл Хаҗиева. Икесенең дә эшләре таләпләргә туры килә, фотолар белән бергә урнаштырылган мәкаләләре да бар. Өченче урында тагын бер егетебез, Смәел урта мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы – Раушан Нигъмәтҗанов. Фикерле егет, үз фикерләреңне язарга да язарга кирәк сиңа, Раушан! Шулай ук өченче урында 8 сыйныф укучысы Пыжмарадан Гүзәл Сәгыйтова. Гүзәл русча күләмле әсәрләр дә яза икән, үзгә, кызык, мавыктыргыч. Бөрбаштан 11 сыйныф укучысы Кәрим Газизуллин (рәсемдә) телевидение номинациясендә беренче урын алды. Бүген йөкләмә биреп, бүген эфирга чыга алырлык корреспондентка әверелеп бара егетебез, күз тимәсен, дәвамлы булсын!

Чынлап торып теләсәң, теләкләр кабул була. Балтач урта мәктәбеннән Илүзә Исхакованың журналистика белән кызыксына башлавына инде күптән, теләгенә иреште Илүзә, журналистиканың нигезенә әкренләп төшенә бара, бүгенге көндә мәктәптә газета нәшер итә, үзе баш мөхәррир, үзе дизайнер, полосага салучы, язучы, корректор... Илүзәнең эше дизайн һәм верстка юнәлешендә беренче урын белән бәяләнде. 16-18 яшьлекләр арасында беренче урынны Түнтәр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлназ Әхмәдиева яулады. Икенче урында Норма урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы – Эльвина Шакирова. Шулай ук икенче урында Чепья урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Адина Рәхмәтуллина, өметле кыз. Ә өченче урында Карадуган гимназиясеннән 10 сыйныф укучысы Регина Галиәхмәтова, әлеге фестивальдә ел да уңышлы гына катнашып килүче Регинадан яңада-яңа журналистик язмалар көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь журналист