Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һаман батабыз…

Күпме кисәтү, күпме язу, күпме үгет-нәсыйхәт, күпме җыелыш, видеокиӊәшмәләр - әмма барыбер Республикада суга батулар дәвам итә.

Әле генә Яр Чаллыда Кама елгасыннан, Әгерҗе һәм Буа районы сулыкларыннан батучыларныӊ гәүдәләрен судан табып алганнар иде, 6 июль көнне бәләгә тарыганнар исемлеге тагы 3 кешегә арткан.
Әгерҗе районы Түбә авылы янындагы сулыктан 55 яшьлек балыкчы мәете табыла, тикшерү эшләре бара. Әлмәт районы Бишмунча авылы буасыннан 45 яшьлек ир-ат мәете судан алына. Казан шәһәренеӊ Совет районы Парковая урамында урнашкан сулыктан 53 яшьлек ир-ат мәете табыла. Тикшерү эшләре башланган.

Көннәр кызу тора, сулыкларга кергәндә сак булсак иде! Су коенганда балаларга, якыннарыбызга да күз-колак булырга онытмыйк.
Фото: gtrk-vyatka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250