Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Һаман да төзүдә әле мин”, ди Бөрбаштагы казылык ясау цехы хуҗасы Илшат ГЫЙЛМУЛЛИН

Берара өйләрдә казылык ясау модага кереп китте, һәр авылда диярлек күзәтелде бу күренеш, - ат үрчетеп тә ыслыйлар, итен сатып алып та ясыйлар. Бөрбаш авылында яшәүче Рашит абыйның улы Илшат та кешедән калышмады, хәләл җефете белән бик күп казылыклар ясап элделәр, үзләреннән артканны сатып та карадылар.

Казылык кына түгел, кош-корт түшкәләрен каклау да ошап китте үзләренә. Сораучысы да бар бит. Бер тәмләп караган кеше шундук заказ бирергә, мал, кош-корт суйган саен ни дә булса тәмле ит ризыгы ясатып алырга ашыкты. "Илшат эшләнмәләре" дигән гади дә, тәмле дә бәя авыл саен бик тиз таралды.

- Килүчеләр бик күп булганлыктан, гел өйдә кабул итеп булмас, сыешырга да, өлгерергә дә кирәк бит дип, кечкенә генә цех ачып карарга уйладык. Гаиләбез белән бергәләп инде, - ди ул 2015 елда ничек итеп эшмәкәрлеккә керешеп китүләре турында сүз башлап. - Җыйнак кына корылма эшләп куйдык. Җиһазлар алдык. Әкренләп зурайттык. Әле һаман да салабыз, өстибез..."

Илшат Рашитович бик җайлы гына сөйләгәчтен, дәүләтнең берәр программасыннан бәхет елмайгандыр дигән идем, ялгыштым булып чыкты, төзелеш тә, җиһазлар да үз көчләре белән тормышка ашкан икән. Халык күңелен яуларлык зур эшкә алыныр өчен Гыйлмуллиннар гаиләсенең ни дәрәҗәдә төпле, бөтен, тату, гармонияле, белемле, алдынгы карашлы икәнлеген чамалавы кыен түгел. Әле дә әтисе Рашит абый улына төп таяныч, киңәш-табышта да ныклы терәк, акыл иясе.

Гыйлмуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгы эре мал асрау, кош-корт үрчетү белән шөгыльләнми. -Ит җитештереп, продукция ясап сату уебызда да юк, - ди Илшат әфәнде. - Болай да кышкы чорларда кеше итне ташып кына тора.

Бүтәне-бүтән, биредә эшләүче кызларга сокланып туймаслык! Үзләре ягымлы, итагатьле, чиста, тәүфыйклы! Елмаеп кына торалар. Һәр килгән кешегә ачык йөз, тәмле сүз монда! Киров, Лаеш, Балык Бистәсе, Арча, Питрәчтән кадәр ит ризыклары ясаттырып алалар дип язабыз икән, монда хезмәт күрсәтүченең кул астында эшләүчеләр дә роль уйный, ризыгың тәмле булып, телең тәмсез булса, хезмәтеңнән ни мәгънә? Гөлнур Моратова, Гөлчәчәк Гафарова, Зөлфия Гыйльмуллина, Гөлсем Насыйбуллина, эш күбәеп китсә ярдәмгә килүчеләр Гөлназ Галимуллина белән Рәзинә Шакирова чын күңелдән, намус белән эшләүчеләр, ит чабучы Ильяс Нотфуллин да тыйнак холкы, эшкә хирыслыгы, чисталыгы-пөхтәлеге белән күзгә ташлана. Шушы ничә бөртек кеше ат, сыер, сарык итләрен әрәм-шәрәм итми тунап, ыслыйсын ыслап, колбаса, ветчина, бастырмалар ясый. Хәзер кеше күбрәк бастырма ясата башлаган. Чөнки ит дигәнең чүлмәк кебек савытларда, үз шулпасында йомшак һәм телеңне йотарлык итеп пешә. Ветчиналары да бик тәмле. Ат кабыргасын бик оста иттереп ыслыйлар. Колбасаларын районда ашап карамаган кеше калмагандыр инде.

Кайбер цехларда колбаса ясатыр өчен берәр чиләк сарымсакны үзебез әрчеп алып бардык, шулай куштылар, диләр. Ә биредә барысы да үзләреннән, итне илтеп кенә бирәсе, бер атнадан ысланган продукцияләрең әзер була, казылыкны да озакка сузмый турап, тутырып биреп җибәрәләр. 80 килограмм иттән 40 килограмм казылык чыга икән, 70 таяк дип алыйк. "Казылыкны әйбәтләп, тәмле итеп ясыйм дисәң, итне яхшылап тунарга, сеңерләрен алырга кирәк, - ди үзе үк казылык ясау остасы, һәм сыйфатка, эшнең тәртибенә гаять тә таләпчән Илшат әфәнде. Чират күп икән дигәнгә каршы да: «Мин беркайчан да чират тәртибен бозмыйм, «Илшат, дус, тиз генә эшләп бирче, чиратсыз гына» дип әйтүчеләргә дә ризалык бирәсе килми, чөнки башкалар да нәкъ алар кебек минем клиентларым, миңа ышаныч белдереп килүчеләр. Шуңа күрә үпкәләүчеләре дә бардыр. Намусы ничек куша, шулай эшли, шулай яши инде адәм баласы», ди.

Хак сүзләрдер, хезмәткәрләренә дә рәхимле ул Илшат Рашитович. Хезмәт хакына да бик җитди карый, һәр айның 15ендә аванс, ай ахырында бөтен хакын түләп бетерәсе. Шуңа күрә дә аның цехында эшләре гөрләп бара, хикмәт бит эш булуда гына түгел, эшеңнең кадерен белүдә, хакын хаклауда да. Әнә, Арчадан килгән Ринат абый бик җылы сүзләр ирештерде биредәге коллективка да, аның хуҗасына да:

- Бик тәмле әзерлиләр монда. Цехлары чиста, пөхтә. Һәрберсе мөлаем, үзенә тартып тора. Директоры да кешелекле, болар белән эшләргә була.

Цехта иртәдән алып кичкә кадәр кеше өзелми... кемдер ит китерә, кемдер әзер продукциясен алып китә... Телефоннар да тынмый, белешәләр, чиратка язылалар, заказлар бирәләр... Гыйлмуллиннарның халыкка игелекле хезмәтләре гел шулай уңышлы дәвам итсен, алга таба да үсәргә, Татарстанны узып, Рәсәй киңлекләренә дә чыгарга язсын!

P.S. Илшат әфәнде җитештергән казылык-колбасаларны инде Рәсәйдә дә беләләр. Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән Рәсәй эшмәкәрләре җыенында катнашкан һәм әлеге цехта кунак булган делегация әгъзалары ит ризыкларыннан авыз итеп, югары бәя биреп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250