Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җан атып

Өйнең яме хатын-кыз белән дибез. Чыннан да, алар һәр көнебезгә яшәү сулышы өрүче, җәмгыятебезне үзләренең тырыш хезмәтләре белән алгы урыннарда тотучы.

«Труд» җәмгыятенең алдынгы сыер савучылары Марина Раимова, Галина Митрофанова, Римма Кузнецова, Анто-нида Никитина, Светлана Фомина, Лариса Сидоровалар да шундыйлардан. Гаиләләре өчен җан атып яшәүче әлеге ханымнар, ә иң беренче чиратта газиз әниләр үзләренә йөкләнгән һәр эшне намус белән башкарып, 2011нче елда тулаем сөт җитештерүдә матур күрсәткечләргә ирештеләр. Аларның һәрберсе ел буена 214-218 тонна сөт сауды. Ел башы гына булуга карамастан, быелгы күрсәткечләр дә түбәннәрдән түгел. Агымдагы елда да беренче өчлекне яулау исәпләре. Шулай гына булсын. Һәрвакыт алгы рәтләрдә булып, уңышларга сөенеп, гаилә һәм балалар бәхете татып яшәргә язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250