Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Ана даны» медале турында

ТР Президенты указы нигезендә 2011нче елның 10нчы октябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре турында»гы 74нче номерлы законда үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә «Ана даны - Материнская слава» медален бирүдә тутырыла торган документлар да үзгәрешләр кичерде.

Әлеге медальгә дәгъва кылу өчен гаиләдә 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүе кирәк. Гаиләдә төпчек балага 3 яшь тулган булу да карарның бер шарты булып тора. Бу гаиләнең бөтен яктан да үрнәк булуы әһәмиятле роль уйный. Күп балалы гаиләне медальгә тәкъдим итүдә иң элек авыл җирлеге башкарма комитеты яки мәктәп администрациясе тарафыннан күрсәтелгән инициатива булырга тиеш. Гаилә турында сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсеннән, эчке эшләр органнарыннан, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясеннән юлламалар (ходатайство) тупланып, район яки шәһәр башлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бәяләмә ясалып нәтиҗә чыгарыла.
Бүгенге көндә «Ана даны - Материнская слава» медале белән бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күләме дә артты. Биш балага кадәр һәрберсенә 5әр мең сумнан түләнсә, алтынчы, җиденче һәм аннан соңгы балаларга тагын өстәмә 5әр мең сум күләмендә федераль бюджет казнасыннан акча бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250