Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Ана капиталы” программасы озайтыла

"Без Россиядә 5 елга "Ана капиталы" программасы озайтылу яклы", дип хәбәр итә вице-премьер Ольга Голодец. 2015 елда аның күләме 453 мең 26 сум булса, киләсе елга 475 меңне тәшкил итәчәк.

Бу хакта райондашларыбыз нинди фикердә икән?
Алисә, Балтач: гаилә корып яши башлавыбызга әле 2 генә ел, улыбыз үсеп килә. Икенче бала алып кайтканчы бу программа бетәр дип куркып торган идек, өмет уянды әле кабат. "Ана капиталы"н уйлап табучыларга зур рәхмәт белдерәсе килә.

Наил, Норма: әлегә иске өйдә яшибез, шуңа да икенче бала алып кайтуны кичектереп килдек. Яңа йортыбызны салып бетергәч, кызыбызга иптәш алып кайтырга уйлап йөри идек, әгәр бу программа киләчәктә дә дәвам итсә, аның ярдәме бик нык тияр иде.

Гөлүзә апа, Балтач: кызларыбызга 19 һәм 17 яшь, икесе дә мәктәпне тәмамлап, Казанда белем алалар. Алар өйдән чыгып киткәч бик күңелсез булып калды, шуңа да тәвәкәлләп тагын бер бала алып кайтыйкмы икән әллә дип фикерләшәбез. Әгәр "Ана капиталы" киләчәктә дә эшләсә, картлык көнебездә безгә дә аны кулыбызга тоту бәхете елмая икән.

Хөрмәтле укучыларыбыз, ә сез бу хакта нинди фикердә, безгә язсагыз иде.
Фото: http://sitv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250