Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ана капиталының 20 мең сумын алырга мөмкин.

Татарстанда 5нче майдан ана капиталының 20 мең сумын алырга гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны ана капиталына ия булган һәр кеше тапшыра ала.

Сертификат алу хокукы биргән баланың дөньяга килүенә күпме вакыт узуы мөһим түгел. Бер тапкыр бирелә торган әлеге акча 2015нче елның 31нче декабренә кадәр сертификатлы булган һәр гаиләгә дә бирелә. Гаризаны 2016нчы елның 31нче мартына кадәр тапшырып өлгерергә генә кирәк. Әгәр дә ана капиталының күп өлеше файдаланылып, анда 20 мең сумнан азрак акча калган икән, гариза язган көнгә калган акча тулысынча түләнеп бетә. Бер тапкыр бирелә торган әлеге акчаны гаилә төрле ихтыяҗларда файдалана ала.
Инде район Пенсия фондында әлеге юнәлеш буенча эш башланды. Чират күп булу сәбәпле, бүлек хезмәткәрләре алдан язылырга киңәш итә. Алдан кирәкле документлар әзерләп кую да комачау итмәс. Пенсия фондына килгәндә үзегез белән паспорт, счет реквизитлары турында банктан справка кирәк була. Гариза биргәндә СНИЛС номеры, шулай ук сертификатның сериясе һәм номеры күрсәтелә.
Фото: http://59ga.ru/stati/dom-i-semja/20-tysjach-iz-materinskogo-kapitala-mozh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250