Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ана капиталын ипотека түләүгә тотынуны тыймакчылар

Дәүләт думасында ана капиталын ипотека түләүгә тотынуны тыймакчы булалар. Һәрхәлдә, бу темага әлеге вакытта җитди сөйләшүләр бара.

Русия парламентында ипотека түләүгә ана капиталын файдалануны туктатмакчылар. Бу очракта кулланучылар кредит кооперативларында (КПК) алынган ипотека заемнарын ана капиталы белән каплау турында сүз бара.

Депутатлар әйтүенчә, кулланучылар кооперативлары ана капиталын акчага әйләндерү белән шөгыльләнә һәм үзләренә комиссия алып кала.

Яңа закон проектын Дәүләт думасына язгы сессиядә кертмәкчеләр. Үзәк банк хәбәр итүенчә, кулланучылар кооперативларын ана капиталын файдалану программасыннан төшереп калдырганчы, җентекле тикшерү эше башкарылачак.

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы тагын 3,7 процентка артты һәм аның күләме беренче балага - 483,8 мең сум, икенче балага 639,4 мең сум тәшкил итә. Әлеге сумманы күпчелек гаиләләр торак шартларын яхшыртуга юнәлтүе билгеле, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: realty.rbc.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соципотека ана капиталы авыл ипотекасы