Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ана капиталын куллану исемлеге киңәйтелде

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарга кул куйган.

Хәзер ана капиталы акчасына ишетү һәм күрү сәләте начар балалар өчен үсеш алырга ярдәм һәм өйрәтә торган техник тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкин булачак.

Брайль картиналары һәм колодалары, тактиль китап һәм юл, тавышны көчәйтү колакчыны һәм тавышкөчәйткеч, Брайль шрифты белән портатив компьютерлар, шулай ук сөйләм синтезаторы турында сүз бара, дип яза Татар-информ.

Моннан тыш, ана капиталын өч һәм дүрт тәгәрмәчле велосипед, велотренажер, инвалид коляскасы өчен электр приставкасы, инсулин помпасы һәм өстәл өслегенең үзгәрүчән почмагы булган партага тотарга мөмкин булачак. Югарыда санап үтелгән товарларны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү өчен Пенсия фондының территориаль бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк.

Әле беренче бала өчен ана капиталының күләме 483 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 639 мең сум тәшкил итә. Киләсе елның февралендә бу сумма фактик инфляция дәрәҗәсенә үсәчәк. Сертификат алучыларның 80 процентка якыны аларны торак шартларын яхшыртуга сарыф итә.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/social/2021-12-30/ana-kapitalyn-kullanu-isemlege-ki-ytelde-2639850

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы акчасы