Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ана капиталына - машина?!

Дәүләт Думасында ана капиталы акчасына машина алу мөмкинлеге биргән канун проектын кабул итәргә уйлыйлар.

«Гадел Россия» депутатлары тәкъдим иткәнчә, ана капиталына машина алуда таләпләр шактый катгый булачак. Әйтик, бары Россиядә җитештерелгән өр-яңа автомобильләрне генә алырга мөмкинлек биреләчәк. Ат көче, башка техник үзенчәлекләргә дә аерым таләпләр бар. Моннан тыш, автомобиль бәясе 1 миллион сумнан кыйммәтрәк булмаска тиеш. Тагын бер шарт: машинаны 3 ел эчендә сатарга рөхсәт ителмәячәк. Әгәр таләпләр үтәлмәсә, ана капиталын дәүләткә кире кайтарырга туры килмәгәе.

Ана капиталын нәрсә өчен кулланырга була:

1. Торак шартларын яхшыртуга.
2. Балаларга белем бирүгә.
3. Әни кешенең булачак пенсиясен арттыруга.
4. Инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яраклаштыру өчен чаралар алуга.
5. Аз керемле гаиләләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага бирелгән ана капиталын ай саен өлешләп алу хокукына ия.

http://shahrikazan.ru/
Анна Арахамия фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев