Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ана күңеле балада...

Бөрбаш Сәрдегәнендә бишенче тапкыр «Чишмә» бәйрәме гөрләде

Олылар телендә Байлар Сәрдегәне, хәзерге Бөрбаш Сәрдегәне авылында бишенче тапкыр «Чишмә» бәйрәме уздырылды. Көне дә гаҗәеп матур, күптән түгел мул яңгырлар да явып узды, рәхәтләнеп бәйрәм итәрлек кенә. Яңгырларга сусагансыздыр, дигәндәй табигать бәйрәм барышында да «кунак» булып алды. Уеннар, бил алышулар яшел чирәмдә, нәкъ борынгыча дәвам итте.

Иң элек килгән кунаклар узган ел торгызылган, элекегечә бизәлгән татар утарында булдылар, күпләр үзләренең балачакларын да искә төшереп алдылар. Кунаклар да күп кайткан, атаклы дин әһелләребез дә, күрше авыл, районнардан да әдәп, әхлак белән сугарылган бәйрәмгә куа-нып килгәннәр. Аларны тальянда уйнаучы егетләр, чәк-чәктән, икмәктән авыз итегез, дип милли киемнәрдән киенгән кызлар каршы алды. Күпләр, мәйданга узар алдыннан «Нурзидә чишмәсе» диеп исем бирелгән чишмәдән челтер-челтер агучы саф судан авыз иттеләр. Ул арада яңача эшләнгән сәхнәдә Алсу һәм Азат Фазлыевлар шушы авылга багышланган, бу бәйрәмнең гимнына әверелгән «Байлар Сәрдегәне» җырын башкардылар. Алга китеп, үзенең чыгышлары белән танылган артистлар Вадим Захаров, Иркә бу гүзәл тамашага ямь өстәүләрен дә әйтергә кирәк. Мәйданга бизәлгән ат артыннан бертөркем тальянчылар, гармунчылар керә, халкыбызның милли көйләрен тирә-якка яңгыраталар, уртада төрле уеннар, татарча көрәш башланып китә.

Түгәрәк мәйданда тантаналы тәбрикләүләр дә күп булды, гаилә елы уңаеннан күпбалалы гаиләләргә зур-зур бүләкләр дә тапшырылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Фәиз улы һәм башка чыгыш ясаучылар бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен авыл халкына, рәхмәтләрен бәйрәмне үткәрүче бертуган Хөсәеновларга җиткерделәр. Бу бәйрәмне хәзерләү чорында һәркем үз өлешен керткән, кемдер акчалата ярдәм итсә, икенчеләр башка кирәк-яраклар биргән. Авыл халкының бердәм булуына шушы бәйрәмнең төп кешесе Нурзидә апа да шат.

— Бәйрәмгә икенче елын килдем, аңарчы килә алмадым, авыру иптәшем Хәсәнне карыйсы, саклыйсы булды. Бик күңелле монда. Әни кеше барсына да борчыла инде, башта, бу җирдә чишмә ясыйбыз, дигәч, барып чыгармы, дип бер кайгырдым. Аннан инде ел саен, бәйрәмнәре матур үтсен, дип гел догада булдым. Балаларымны, авылдашларымны, инде бакыйлыкка күчкән якыннарымны, берсен дә догадан калдырмыйм. Илләребез имин булып, шушындый бәйрәмнәрне тагын каршыларга насыйп булсын, — ди алты балага гомер биргән чал чәчле ана. Әйе, һәр нәрсәнең башлангычы бар. Кеше гомеренә башлангычны әни кеше бирсә, күл, диңгез-океаннарның башы — чишмә. Димәк, бу бәйрәм бик зур эчтәлеккә ия, зур максатларга ирешер өчен туган җиреңне, туган телеңне онытмаска, сакларга кирәклеген һәркемгә тагын бер кат искәртә сыман. 

Ә авылларда туган җирен яратучылар, Хөсәеновлар гаиләсе кебекләр булганда, телебез дә, динебез дә сакланыр, иншаалла! Аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев