Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ана нәсыйхәте яки яхшылыклар эшләргә ашыгыйк

Үзем укыйм, ә  күзләремнән яшь тама. Сез дә укып карагыз әле, әлеге сүзләргә битараф калып булмый

Беркөнне танышымнан смс килеп "төште".  Үзем укыйм, ә  күзләремнән яшь тама. "Һәркемнең өстәлендә торырлык язма  бит бу. Көндәлек кенә түгел, көненә берничә мәртәбә укып чыксаң да артык түгел", дим үз-үземә. Сез дә укып карагыз әле, әлеге сүзләргә битараф калып булмый.

"Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабыр итеп, мине артык күрмәсәң иде. Ашап утырганда, кулым калтырап, ризыгым идәнгә төшсә, киемнәремне үзем кия алмасам, орышма, балам! Исеңә төшер: хәзер эшли алмаган нәрсәләргә мин сине кайчандыр үзем өйрәткән идем. Озак хәрәкәтсез ятарга туры килеп, миннән авыр ис чыкса, җирәнмә, балам! Хәтерлә: син бәләкәй чакта сине ничек итеп чиста һәм матур итеп киендерә идем...

Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылымны җуйсам, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәм, көлмә, балам! Киресенчә, акылым һәм зиһенем бул, миңа ярдәм ит! Әгәр йөргәндә аякларым калтыраса, үзем генә йөри алмасам, рәнҗемә! Оялма, кулларыңа күтәреп ал, егылып ятарга ирек бирмә! Син тәпи йөри алмаганда, кешеләрдән оялмадым, сине кулымнан төшермәдем.

Балам, миңа яхшылык эшләп калырга тырыш. Кимчелекләремне, начар гадәтләремне башкаларга күрсәтмә, яшереп кал. Моның өчен Аллаһы Тәгалә үзеңнең гөнаһларыңны гафу итәр.

Син дөньяга килгән көннән бирле мин синең белән булдым. Синең көлүең, елмаюың мине әле дә элеккечә шатландыра. Мин үлгәндә янымда булсаң иде, балам! Ташлама, балам!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәсыйхәт