Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җанбалит (Юмореска)

Теше сызлап дәваханәгә барган Гыйндулланың исе китте: дәваханәгә керерлек түгел, әйтерсең, бөтен район кешесенә зәхмәт тигән, бары да хәлсез төстә кабинеттан кабинетка йөри, пышылдап кына сөйләшәләр, авыр сулыйлар.

Хикмәтлесе шунда – кичә генә дөбердәтеп йөргән таныш-белешнең бер ишесе таякка таянган, бер ишесе кулын, аягын, яңагын бәйләгән. Күбесе чак сөйрәлеп йөри, җитәкләшеп атлаучылар да бар.

Менә көнкүреш йорты мөдире Хәмиткә аптырады Гыйндулла, чөнки Хәмитнең «төп» хатыныннан башка сөяркәсе бар, җәй җитсә, сөяркәләрне Гыйндулла янына йорт бакчага алып бара. Өченче көн Гыйндулла аңа: «Слушай, мин бер хатын белән исәп-хисапны ясап бетерә алмыйм, син ничек алай өч хатынны обеспечить итәсең?» – дигән иде.

– Нәселебез нык бит, дәү әти дүрт хатын белән торган, алар вафат булгач, бишенчене алып килгән, үгез ни, без ни…

Шушы Хәмит бүген билен тотып, сызланып поликлиникада тора. Кирпеч заводының баш бухгалтеры Саимә дә дәваханәгә килеп җиткән. Район үзәгендә дә бакчасы бар, Югары Кондыз авылында да, Гыйндулланың күршесендәге ташландык йорт бакчасын алган иде, бәрәңге үстерергә. Беларусь тракторыннан ким эшләми, үткән атнада берүзе бер бакча бәрәңгене күмеп китте. Шул Саимә бүген дәваханәдә терапевтка керергә тора.

– Йөрәк кага бит, Гыйндулла, яшьли интегәм, – ди ул күзен челт-челт йомып.

Район үзәгендәге эреле-ваклы биш-алты түрәне күргәч, бөтенләй аптырады Гыйндулла. «Әллә мур-фәлән килеп чыгамы, бөтен халык берьюлы авырган», – дигән уй үтте аның башыннан. Иң гаҗәпләндергәне үткән елгы Сабантуй батыры Шәнгәрәйне очрау булды. Гыйндулла үзе дә көрәшә. Инде менә ничә ел Шәнгәрәй белән тәкә алыр өчен өзешәләр. Баштарак, икесе дә өчәр егетне баш аркылы атып бәрәләр дә, беренче батырга икәү торып калалар. Шәнгәрәй соңгы өч елда Гыйндулланы калак сөякләре җиргә тиярлек итеп бәрмәсә дә, очколар белән җиңеп чыга. Ник җиңмәсен, яшь вакытында көрәшкән, спорт мастерлыгына кандидат исеме дә бар, ә Гыйндулла көрәшергә әтисеннән генә өйрәнгән.

Шушы Шәнгәрәй бүген мескен кыяфәттә дәваханәдә йөри. Зур әтисенең рус-япон сугышыннан алып кайткан кәчтилен култыклаган, бер беләкне марляга урап муенга аскан.

– Шушы көрәшләр бетерде инде мине, врачлар буын сөякләре урыннарыннан кузгалган диләр, сотрясение мозга дип тә өстиләр. Менә килдем әле, нинди карар чыгарырлар, – диде Сабан туе батыры Гыйндулланың соравына җавап итеп.

Теш табибына чират торганда мәсьәләгә бераз ачыклык керде. Идән юа торган пумаласын күтәреп чыккан санитарка авызыннан ишетелде ул.

– Үгез кебек кешеләр инвалидлык алырга йөри, сабанга җиксәң, бакча сөреп булыр иде үзләре белән, ә син аларның пычрагын ю…

– Инвалидлык бирә торган комиссия килгән шул, – дип куйды кемдер, – шуңа тазасы да, чирлесе дә чабыша. Кабинетлардан бал-май исе дә килеп торган сыман. Минем күрше колагына тәмәке суы салып йөрде, барыбер өченче группа гына бирделәр.

– Сыра заводы директоры беренче группаны эләктергән икән!

Йә, Хода, группа алу өчен кемнәр генә ни эшләми!

Гыйндулла, шушы әкәмәтләргә исе китеп, тешен алдырып кайтып китте.

Сөенергәме, көенергәме икән Гыйндуллага? Быелгы Сабантуйда аның көндәше икенче группа инвалид (Гыйндуллага Шәнгәрәйнең группа алганы ишетелгән иде) быел катнашмас инде.

…Менә Сабан туе бара. Гыйндулла өч егетне, үзе белгән алым белән бер-бер артлы баш аркылы очырды да, салкын сыра эчәргә китте. Бер-бер артлы ике кружка сыраны эчеп җибәргән иде, көрәш буенча судьяның тавышы ишетелде:

– Иң авыр үлчәүдәге беренче батырга көрәшкә Сәлимов Гыйндулла белән Сәхипгәрәев Шәнгәрәй чакырыла!

Мәйдан уртасына кергән Гыйндулланың күзе шар булды. Кызыл чөгендер кебек кызарган, таза беләкле, киң күкрәкле Шәнгәрәй мәйдан уртасында басып тора иде. Билләргә тастымаллар ятты.

– Мин сине ныклап бәрмәм инде, Шәнгәрәй.

– Ә син попробуй.

Җир белән күк буталды. Аңына килгәндә Гыйндулла йомыркалар салынган чиләк янында чалкан тәгәрәп ята иде.

Тәкәне шул көнне суеп Шәнгәрәйләрдә ашадылар. Ике шешә «тел ачкычы» да бушатылгач, батыр болай диде:

– Бер чирем дә юк минем, просто баҗа инвалидлык бирә торган комиссия әгъзасы. Хатынга беренче группаны бирделәр. Әнә, утын ярып ята. Кодага өченче группа гына эләкте, нинди чир белән авырганын ачык кына әйтә алмаган, ярый әле баҗа ярдәмгә килгән. Ә сабан туенда көрәшәчәкбез әле без, мин бит икенче группа җанбалит кына.

 

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев