Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җанга рәхәт ветеран (фото)

Кызу-кызу, шул арада тирә-якка да күз салырга онытмыйча, күкрәге тулы орден-медальләр чыӊлатып Балтач бистәсе үзәгененнән егетләрчә атлаучы бу ветеранны күрү үк, аныӊ белән сөйләшәсе, аралашасы килә.

Бу кеше үзе дә белмичә күӊелдә кызыксыну хисе, үзенә карата тирән ихтирам уята. Язмабызныӊ герое - күпләргә таныш Мансур ага Хәсбиуллин. Арча районы Югары Аты егете сугыш чорында яшьли килеш бар михнәтне тылда гына күреп калмый, сугыш афәтләрен дә үзе аша кичерә.
1944 елның июнь аенда хәрби хезмәткә алына. Балтыйк буе фронтында беренче сугышчан чирканчык алу, 1945 елның гыйнвар аенда Варшава шәһәрен азат итүдә катнашу хатирәләре Мансур аганыӊ күӊелендә аеруча ачык саклана. Совет командованиясе җиӊунеӊ киләчәге белемле командирлардан торачагын яхшы аӊлый. Саратов шәһәренә танк училищесына укырга сайлап алынганнар арасында Мансур ага да була. Язмыш шулай язган, Җиӊү таӊын ул тыныч шәһәрдә каршылый.
Уку вакытында күзенә операция ясала, озак вакыт дәвалану курслары уза. Укуны тәмамлау мөмкин булмаганлыктан, Оборона министры боерыгы нигезендә аны хәрби хезмәттән азат итәләр. Әмма Мансур ага гомере буе солдат булып кала. Утыз биш ел район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт куйган Мансур Хәсбиуллин гади милиция хезмәткәреннән подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә, хезмәттәшләре һәм халык арасында зур абруй казана.
90 яшьлек гомер бәйрәмен ул түгәрәк табын артында, район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, гаиләсе, якыннары белән бергә каршылады. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин ветеранга Россия Президенты Владимир Путинныӊ котлавын, Балтач районы башлыгыныӊ Рәхмәт хатын, матур теләкләр язган котлау папкасын тапшырды.
Мансур аганыӊ лаеклы ялга чыккач, районда ветераннар советында рәис урынбасары булып эшләгән чорларын ул вакыттагы район башкарма комитеты рәисе Дамир Габдрахманов, аныӊ урынбасары Гарифҗан Мөхәммәтшин зур җылылык белән искә алдылар. Озак еллар район эчке эшләр бүлеген җитәкләгән Равил Таҗетдинов һәм хәзерге җитәкче Илдар Усманов аныӊ ветераннар советы рәисе буларак, зур хезмәтен аерым билгеләп үттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, Мансур аганыӊ мәктәп балалары, армия сафларына китүчеләр белән даими очрашып, аңлату эшләре алып баруын районда патриотизм рухын тәрбияләүдә зур өлеш, дип ассызыклады.
Табын артында утырган энесе, 2 сеӊлесе, кызы һәм оныклары, оныкчыклары, үзләренеӊ теләкләрендә тормышта һәр кемгә терәк, һәр көнне кирәк булган олы шәхескә сәламәтлек, хәерле озын гомер теләделәр. 64 ел бергә тормыш иткән, бүгенге көндә вафат булган Рәйсә ханым гына бу бәйрәмне күрә алмады. Мансур ага үзенеӊ тормышыныӊ ин якты мизгелләрен, ирешелгән уӊышларын аныӊ исеме белән бәйләде. Әйе, бер-береӊә иӊне куеп, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булганда гына олы хисләрне вакламыйча тормыш юлыннан уӊышлы атлап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250