Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әнкәйнең дә хәтереннән берчак...

Райондашыбыз Ильвира Галимуллина шигыре

Әнкәйнең дә хәтереннән берчак
Җуелырбыз, үзе хәтер булгач.
Дуслар тынычланыр бик озактан, 
Берникадәр «безсез» вакыт узгач.

Тик мәңгегә җил онытмас безне, 
Нәкъ каен күк туган өй каршында. 
Еллар узар, урман адаштырмас, 
Ул хәтерли синле барысын да. 

Син килүгә, чишмә суы кабат
Ашкыныплар кулларыңа агар. 
Искә алмас безне белгән кеше, 
Кәгазь булып хатирәләр янар. 

Гүр иясе булсак, туганнар да 
Һәр ярага үз ямавын табар. 
Туган нигез генә икенче кат, 
Ләкин бөтенләйгә ялгыз калыр. 

Онытырлар, без дә онытырбыз. 
Яңгыр белән кояш истә тотар. 
Еллар арты еллар чаба бирер, 
Вакыт җиткәч, җир безне дә йотар. 

Автор турында белешмә: Ильвира Галимуллина — Пыжмара авылы кызы. Казан медицина һәм фармацевтика көллиятендә белем алган. Хәзерге вакытта шәфкать туташы булып эшли. «Эшем сабырлык һәм төплелек таләп итә, ә иҗат шуның капма-каршысы булып тора. Иҗат минем өчен — бушану ул. Тел белән генә әйтә алмаган хисләрне, сүзләрне, фикерләрне җиткерү мөмкинлеге», — ди Ильвира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев