Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аномаль эсселекнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле

Ялларга кадәр эссе һава торышы сакланачак.

Россиянең Европа өлешендә аномаль эссе һава торышы ялларга кадәр дәвам итәчәк. Үзәктә атна уртасында һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Һава үзгәрә тора, пәнҗешәмбегә кадәр ул җылына барачак. Һава температурасы да күтәрелә генә: болытлар юк, кояш энергиясе күп. Чүлләрдә дә нәкъ шундый һава торышы», — дип сөйли РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Бүген терекөмеш баганасы 31дән 33 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Сишәмбе көнне 31-35, чәршәмбе — 34-36 градус җылы булачак. Белгеч сүзләренчә, аномаль җылы һава торышы Рус тигезлеге өстендә урнашкан антициклон нәтиҗәсендә формалашкан. Андый антициклон вакытында, дымлы һава массалары перифериядән үтә, үзәккә барып җитми.

Пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә антициклон күчә, шуның нәтиҗәсендә Үзәк федераль округ аның җылы өлешендә булачак. Әмма эссе һава торышы (+34 градуска кадәр) шимбәгә кадәр сакланачак.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы аномаль эсселек