Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Аның кечкенә гәүдәсендә олы йөрәк бар”

Кызганычка каршы, еш кына балаларда аларга тулыканлы үсешергә комачаулаучы төрле патологияләр була. Алар сирәк очраса да, барыбер куркыныч, чөнки табиблар өчен болар билгесез һәм диагноз куюда авырлыклар тудыра.

Кызганычка каршы, еш кына балаларда аларга тулыканлы үсешергә комачаулаучы төрле патологияләр була. Алар сирәк очраса да, барыбер куркыныч, чөнки табиблар өчен болар билгесез һәм диагноз куюда авырлыклар тудыра.

Сез фотода күргән кыз бүген Җир шарында иң кечкенә кеше дип санала. Агымдагы елда ул беренче сыйныфка барган. Аның буе нибары – 68 сантиметр, ә авырлыгы 4 килограмм. Яңа туган сабыйда якынча шундый күрсәткечләр була.

Кызның әнисе сүзләренә караганда, табибларны хатынның авырлыгы артмавы борчыса да, йөклелек вакытында ул үз халәтендә бернинди тайпылышлар да сизмәгән. Бары тик соңгы айларда җентекле тикшеренү үткәннән соң гына балада аномаль патология булуы ачыклана. Әмма бәхетле әнине бу туктатмый.

Кызның әти-әнисе Скотт Гарсайд һәм Эмма Ньюман балалары белән горурлана. Алар кызлары гади бала кебек үссен өчен күп көч куя. Әлбәттә, бу бик авыр, шуңа күрә монда ата-аналарның үҗәтлегенә һәм тормышны яратуына көнләшергә генә мөмкин, чөнки алар чыннан да кызларының, барлык балалары кебек үк, шатланып яшәвен тели.

Аңа кәрлә авыруының тумыштан килгән катлаулы төре диагнозын куялар. Бу авыру бик сирәк очрый, аңа хәтта атама да уйлап табылмаган.

Табиблар, сабый 2 ел да яшәмәячәк, дигән була. Әмма бүген кызчык шактый актив һәм гадәти мәктәпкә йөри. Яшьтәшләре белән бертигез дәрәҗәдә үсәргә тырыша. Моннан тыш, әнисе сүзләренә караганда, мәктәптә Шарлоттаны иң яраткан сыйныфташ, дип саныйлар.

– Мондый балалар миллионга бер туа. Әйе, аның сәламәтлеге буенча кайбер проблемалары бар, әмма алар Шарлоттага бәхетле булырга комачауламый, дип яза Кызыл таң. Аның кечкенә гәүдәсендә бик зур йөрәк бар, — дип сөенә әнисе.

Автор: Алсу Нуриманова

Фото: kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе