Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Апрель аенда нинди бәйрәмнәр көтелә

1 апрель. Һәр ай шикелле апрель ае да 1нче числодан башланып китә.

Әмма айның башлану көненең исеме бик җитди түгел - «Көлке көне», икенче төрле әле аны «дураклар көне» дип дә йөртәләр. «Көлегез, көлегез, файдасы бар белегез» дигән гыйбарәгә, «хуҗа көлгәч кенә көлегез» дигән өстәмә бар икәнен дә онытмасагыз иде. Шушы ук көнне дөньяда «Кошлар көне»н дә билгеләп үтәләр.
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Бик кызыксынган кешегә 1 класс баласының китап тутырган букчасын күтәреп карарга киң әш итәбез ...
4 апрель - Халыкара Интернет көне. Бу көннең мөһим икәнлеген барыбызга да билгеле. ! Сайтны шуның аша укыйбыз бит.
5 апрель - Дөньякүләм мультфильмнар көне. Бу бәйрәмнең апрель аенда үткәрелүнең сере - 1. Апрельнең исеменнән карагыз . Шушы ук көнне Россия тикшерү органнары көне.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бер генә көн булса да үзебезгә зыян салмыйча торыйк дисәк -?! Ашамаска, эчмәскә, артыгын эшләмәскә кирәк булып чыга түгелме 7 апрель - «Комсомолец» су асты көймәсе һәлак булган көн (1989 ел).
8 апрель - Хәрби коммисариат хезмәткәрләре көне.
11 апрель - фашист когнцлагерьларыннан тоткыннарны азатитү көне.
12 апрель - бу көнне барыбыз да беләбез! Беренче космонавт Юрий Гагагрин кешелек тарихында беренче булып галәмгә күтәрелде. . Авиация һәм космонавтика көне.
13 апрель - бу көнгә дә бәйрәм бар! -. Бөтендөнья рок-н-ролл көне.
15 апрель - мәдәният хезмәткәрләре безнең бәйрәмнәр аз дисәләр, ялгышалар. . Буген Халыкара мәдәният көне
18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи истәлекле урыннар көне 18 апрель - Халыкара радио яратучылар көне.
20 апрель - христиан динен тотучыларның олы бәйрәме - Пасха.
22 апрель - Халыкара Җир көне 22 апрель - кемнәр оныткан-Ленин бабай туган көн! Искә төштеме?!
23 апрель - Халыкара инглиз теле көне.
24 апрель - Халыкара яшьләргә теләктәшлек итү көне.
26апрель - Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн 26 апрель - Радиация һәм атом-төш кораллы аварияләрендә һәлак булганнарны искә алу көне (1986 ел, Чернобыль авариясе булган көн).
28 апрель - Халыкара хезмәтне саклау көне.
29 апрель - Халыкара бию көне.
Үзегезнең бәйрәм көнегезне тапмадыгызмы? Борчылмагыз, әле алдагы айларда бәйрәмнәр күп булачак!
Фото: http://www.euroshar1.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250