Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Апрель аенда өстәмә ял көне булырга мөмкин

Россия Иҗтимагый палатасында 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Сәламәт тормыш рәвеше (ЗОЖ) көнен гамәлгә куюны тәкъдим иткәннәр.

Тәкъдим авторы – “Аек Россия” проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә бу җәһәттән хат юллаган.

Җәмәгать эшлеклесе ассызыклап үткәнчә, Президент Владимир Путин Россиядә яшәүчеләрнең сәламәт тормыш рәвешен булдыру зарурилыгы, моның аерым кеше өчен генә түгел, ә тулаем бөтен халык өчен кирәк булуы турында кат-кат әйтә килә.

“Шуны истә тотып, алга таба сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан, 7 апрельне бәйрәм ялы – Россиядә сәламәт тормыш рәвеше көне буларак  гамәлгә кую мөмкинлеген карауны сорыйм”, – дип язган министрга җибәрелгән хатында Солтан Хамзаев.

Исегезгә төшерәбез: якындагы ял көннәрендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Атнага биш көн эшләүчеләр бер көнгә күбрәк – шимбәдә дә (20 февраль) эшләп, шуннан соң рәттән өч көн – 21,22 һәм 23 февральдә ял итәчәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар бәйрәм