Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Апрельдә кемнәр бәхетле булачак?

Берничә көннән апрель башлана. Яз уртасы йолдызнамәнең өч билгесенә көтелмәгән уңыш, мәхәббәт, чагу көннәр вәгъдә итә, дип ышандыра астрологлар.

Игезәкләргә башлаган эшләрен ахырына җиткерергә еш кына түземлек җитми. Шул сәбәпле, алар эштә һәм шәхси тормышта уңышсызлыкларга очрый. Ләкин язның икенче ае барысын да үзгәртәчәк. Бер-бер артлы килгән уңышлардан соң алар, җиңү тәмен тоеп, “тимерне кызу чагында сугып калырга” ашыгачак.

Бизмәнгә бәхет өчен якыннарының иминлеге кирәк. Соңгы вакытта алар бу өлкәдә күп көч салды, дулкынланыр сәбәпләре дә күп булды. Апрельдә аларга уңыш елмая башлаячак, барлык планнары барып чыгачак. Прагматик Бизмән башын гына югалтмасын…

Балык — йолдызнамәнең иң гашыйк булучан билгесе. Шуңа карамастан, ул мәхәббәттә еш кына уңышсызлыкларга очрый. Ләкин апрельдә Җиһан алар ягында булачак. Ялгыз Балыклар ялгызлыктан котылачак, хисләре сүрелеп барганнар мөнәсәбәтләрен тергезәчәк. Ә кайберәүләренә үткәннәрдә калган мәхәббәт кайтачак.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/03/74160/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: апрель