Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арахис белән абрикос кайнатмасы әзерләү рецепты

1,5 кг абрикос 5 стакан шикәр комы 2/3 стакан арахис 6 аш кашыгы лимон согы кирәк.

Арахис өстенә кайнар су агызып, өстен каплап, 15-20 минут тотабыз. Аннары суын сыгып, кабыгын салдырабыз. Абрикосны юып, төшләрен алабыз. Эмаль савытка тутырып, өстенә арахис, лимон согы һәм шикәр салабыз да 2,5 сәгать тотабыз. Абрикосның согы чыккач, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, ярты сәгать утта тотабыз, ара-тирә агач кашык белән болгатабыз, күбеген алып торабыз. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Фото: razzhivina.ru
Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт