Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аракы коронавирусны дәвалыймы?

Вакцина ясату урынына кичен йөз граммны “йотып” куям, диючеләр нык ялгыша.

Корнавирусны кисәтү һәм дәвалау өчен халык, традицион чаралар белән беррәттән, халыкныкын да теләп куллана. Соңгысы бигрәк тә популярлашып китте. Кайбер табиблар да, вакцинага караганда кичен көмешкә эчеп кую яхшырак, дип торганда ничек ышанмыйсың инде?! Гому­мән, Русиядә һәм якын чит илләрдә салкын тию­гә каршы көрәштә халык арасында популяр чара­ларның берсе — бал, перцовка, көмешкә кебек төрле вариацияләрдәге кырык градуслы алкоголь эчемлеге. Ә менә коронавирусны алар җиңә аламы?

Коронавируска каршы көрәш­тә аракыны төрлечә кулланырга бу­ла: эчәргә, кулларны (өслекләрне) эшкәртү өчен антисептик рәве­шендә кулланырга һәм югары температураны төшерү өчен тәнне уарга мөмкин.

Русиядә элек-элек­тән, куәтле спиртлы эчемлекләр белән теләсә нинди чирне җиңеп була, дип санаганнар.

Әмма медикларның бу яклап фикере башка:
1) спиртлы эчемлек куллану авыруны кисәтүгә дә, аннан дәвалануга да ярдәм итми;
2) каты спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра һәм интоксикация китереп чыгара. Коронавирус һәм югары температура да шушындый күре­нешкә китерә, димәк, аракы хәлне тагын да катлауландыра;
3) бавыр артык йөкләнеш ала. Ул организмнан коронавирус токсиннарын гына түгел, алкогольне дә чыгарырга мәҗбүр була;
4) йөрәк-кан тамырлары системасына да йөкләнеш арта. Югары температура тахикардия тудыра, алкоголь бу күренешне көчәйтә, артериаль кан басымын арттыра һәм гомум хәлне начарайта;
5) алкоголь белән исерү сизгерлекне югалта, кеше хәвефле симптомнарны һәм хәлнең начараюын тоймаска, вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алмаска мөмкин.

Димәк, аракы коронавирусны үтерәме, дигән сорауга җавап бер: юк! Антисептик составында да, кабул ителгәннән соң да, авыруны уганда да аракы коронавирусны яисә теләсә кайсы башка авыруны җиңә алмый. Алкоголь — дару түгел, агу: ул кешене вируска каршы көрәш барышында җәфа чиктергән интоксикацияне көчәйтәчәк кенә. Ул болай да барлык ресурсларны эшкә җигеп, көчәйтелгән режимда эшләгән организмга өстәмә йөкләнеш тудырачак.

Алкогольдә витаминнар да, файдалы матдәләр дә юк. Ул иммун системасын ныгытмый, киресенчә, какшата. Этил спирты таркалу продуктларын да эшкәртергә дучар булган организм тагын да зәгыйфьләнәчәк кенә, дип яза Кызыл таң.


Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы коронавирус аракы