Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аракыны мең кат иләк аша сатачаклар

2016 елның 1 гыйнвареннән Татарстанда легаль булмаган аракыны ачыклый торган махсус система эшли башлый.

Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) белән эшләү кайберәүләр өчен яңалык түгел инде. Алкоголь продукциясе җитештерүчеләр өчен мәҗбүри иде. Һәм менә 2016 елның 1 гыйнвареннән ваклап сату оешмалары алкоголь продукциясе сатып алыну турында хәбәр итәргә тиеш булалар. Система әнә шуның өчен кертелә.

Касса аппаратларына махсус техника тоташтырыла. Кассир гадәттәгечә кодны укый, махсус программа товарның алкоголь икәнең танып, штрих-кодтагы мәгълүматны тагын бер кат кертергә куша. Бу код автомат рәвештә ЕГАИС системасына җибәрелә һәм чекта бу эчемлек турында мәгълүмат урнаштырыла. Шулай итеп, сатып алучы спиртлы эчемлекнең чынмы-юкмы икәнлеген тикшерә ала. Татарстан хөкүмәте ваклап сату оешмалары алкоголь продукциясе сатып алу турындагы мәгълүматны киләсе елның 1 гыйнвареннән кертә башларга тиеш дип куйды.

5 ноябрь көнне үткәрелгән видеоконференциядә дә сүз шул хакта барды. Соңыннан алкоголь продукцияләре сату нокталары булган эшмәкәрләрнең сорауларына район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җавап бирде. Сораулар туганда мөрәҗәгать итү өчен үзенең «кайнар телефон» номерын - 2-54-26 - калдырды.

Фото: http://scanpoint.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250