Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Араларны якынайтучылар

Бүгенге көндә почта элемтәсе системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре арта бара.

Язылу тәмам, нәтиҗәсе...

Тормышыбызга интернет ныграк үтеп кергән саен почта бүлеге хезмәткәрләренең эше берникадәр арткы пландарак кала бирә кебек. Электрон хезмәтләрдән файдалану да почта бүлегенең эшчәнлегенә тәэсир итә. Әмма авыл җирлеген почта бүлегеннән, тере, җанлы аралашулардан башка һич күз алдына китереп булмый. Биредә халык торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, акча күчерү, газета-журналларга язылу өчен нәкъ почта бүлегенә килә. Сирәк -мирәк булса да, конвертларга салып, хатлар яисә открытка юллаучылар да була. Посылкалар кабул итү яисә җибәрүчеләр дә юк түгел.

Әлеге тармакның төп юнәлеше булган халыкны газета-журналларга яздырту, аны вакытында укучыларга илтеп тапшыру хат ташучыларыбызның төп вазифасы. Алдагы яртыеллыкка яздырту кампаниясе ничек узган соң? Бәйрәм алдыннан бу хакта сүз кузгатуыбыз юкка түгел, чөнки әлеге саннар турыдан-туры хезмәткәрләрнең эш күрсәткеченә бәйле.

– 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры авыр булды. Гомумән, җәйге чорда газета-журналларга яздырту елның-елында авыр була. Әмма хат ташучы кызларыбыз бик тырышты. Алдагы яртыеллыкка 3285 райондашыбыз “Хезмәт” (632 кеше – “Азьлане”) газетасы яздыртса, “Ирек мәйданы”н – 1917, “Акчарлак”ны – 839, “Ватаным Татарстан” газетасын 400 балтачлы алдырачак. Шунысы кызганыч, еллар үткән саен газета-журнал яздыртучылар саны кими бара. Минемчә, яңа гына табадан төшкән газетаны кулыңа алып укуга берни дә җитми инде. Безнең буын кешеләре шуңа гадәтләнгән, – ди язылу өчен җаваплы Кадрия Минһаҗева.

Хат ташучыларның әнисе

Хат ташучыларның, чын мәгънәсендә, әниләре булган Кадрия апаның борчылуы урынлы. Һәрдаим үз эшен бар нечкәлекләре белән эшләп, язылу кампаниясе чорында хәтта йокыдан калучы әлеге ханым хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.

1983 елда элемтә бүлегендә эшли башлаган Кадрияне 9 елдан газета-журналларга  яздыру буенча җаваплы хезмәткәр итеп билгеләр. “Бөтенләй башка өлкә иде бу минем өчен, бер мәлгә югалып та калдым. Ул чакта подпискалар 1 елга эшләнә иде. Һәр редакцияне аерым эшләп, Казанга машина белән илтәсе. Ярый әле ул чакта оператор Гөлнур Гыйбадуллина, Нурдидә Билаловналар беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Өйдәгесен карап, тәртипләп торучы әнием Мөнәвәрә дә олы таянычым булды, урыны оҗмахта булсын. Ул булгач, эшемне тыныч күңел белән башкара алдым, аңлады, ярдәм итте рәхмәт аңа, – ди бүген хезмәттәшләре арасында мактаулы, гаиләсендә уңган хуҗабикә, кадерле тормыш иптәше, яраткан әни, ике оныгы өчен юмарт дәү әни булган Кадрия апа.

Көн тудымы – яңалык

– Безнең эшчәнлектә көн тудымы –яңалык. Хезмәтебездә заманча җиһазлар кулланырга тырышабыз. Узган ел, мәсәлән, барлык почта бүлекчәләрендә электрон җиһазлар яңартылды һәм бердәм автоматлаштырылган система программасы нигезендә эшли башладык. Шул уңайдан барлык кадрлар укытылды. Почта бүлекчәләренә онлайн касса аппараты кайта башлады. Бу исә хезмәткәрләребезнең эшен җиңеләйтте дияргә кирәк. Безнең аша тимер юл һәм авиа билетлар алуның халык җайлы, уңайлы булуына төшенеп килә. Интернет аша электрон хат-хәбәрләр алышкан заманда яшәсәк тә, почта хезмәтенең мөһимлеге кимеми, киресенчә арта гына бара – ди бүлек җитәкчесе урынбасары Нурдидә Билаловна.

Бүгенге көндә 13 почта бүлекчәсендә “Почта банк” эшли башлау да райондашларыбыз тарафыннан хуплап кабул ителгән. Балтач һәм Кариледә исә барлык төр операцияләр башкарыла. Шушы система аша Балтач районы халкы “Почта банк”тан алган кредитларын түли ала. Кредитка заявка бирергә, счет һәм карта ачтырырга мөмкин. Моның өчен бары почта бүлекчәсенә паспорт белән килү генә кирәк.

Алдынгылар бүләкләнә

“Хезмәт” газетасы коллективы елның- елында язылу кампаниясе тәмамлангач, иң яхшы хат ташучыларны билгеләп уза. 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе чорында Борнак, Чепья, Кече Лызи почта бүлекчәләре хат ташучылары иң яхшылары дип табылды. (Аларның исемнәре һөнәри бәйрәмнәре көнендә әйтеләчәк). Бәйрәмнәре уңаеннан, Урта Көшкәт почта бүлекчәсе җитәкчесе Вероника Ивановна Гришкина Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министры Рәхмәте белән, Кариле почта бүлекчәсе җитәкчесе Роза Әмирулла кызы Мөҗипова Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының Мактау таныклыгы, Смәел почта бүлекчәсе хат ташучысы  Гөлфия Мөхәммәт кызы Әүхәдиева  Татарстан Республикасы Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының Мактау таныклыгы белән, Балтач почта бүлекчәсе сатучысы Гөлсинә Ибраһим кызы Закирҗанова Татарстан Республикасы Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министры Рәхмәте белән бүләкләнә.

Яңгул почта бүлекчәсе җитәкчесе Алия Гыйззәтуллина, яшь булуына да карамастан, үзенә йөкләнгән сату планын һәрвакыт үтәп бара. Шулай ук Салавычтан Фагыйлә Нәкыйпова, Чепьядан Альбина Яковлева, Югары Субаштан Салисә Һадиевалар да алдынгылар рәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта