Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арбор мәктәбендә “Бер күрешү – бер гомер” дип аталучы очрашу кичәсе булды.

Ул гаҗәеп кич иде. Бөтен кешедә дә - күтәренке кәеф, шатлык яшьләре. Арбор мәктәбендә үткәрелгән "Бер күрешү - бер гомер" дип аталучы очрашу кичәсенә мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучылар килде.

Кешенең иң самими, иң ихлас, иң садә чагы - сабый вакыты, үсмерчагы, мәктәп еллары. Шуңа да мәктәпне тәмамлауларына 10, 20, 40 һәм 50 ел булган сабакташларның күңелләре нечкәрде, хыялларында алар ак болытларга утырып әнә шул рәхәт вакытка кире кайттылар, сыйныфташларын, укытучыларны искә төшерделәр; бергә-бергә үткәргән күңелле мизгелләрне хәтерләделәр.
Мәктәп еллары! Гаҗәеп күңелле, истәлекле, онытылмас еллар! Беренче звонок! Беренче дәрес! Беренче укытучы! Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн һәркемнең күңел түрендә иң якты истәлекләрнең берсе булып сакланып кала. Шулай ук беренче тапкыр эшкә килгән авыл, хезмәт юлының башлангычы буларак та сагындыра икән безнең мәктәп күпләрне.
Смәелдән килгән Солтан абый Фатихов, Казаннан кайткан авылдашларыбыз Мөхәммәт абый Хәбибуллин, Мәчтүрә апа Якупова, Түбән Мәтәскәдән - Хәнифә апа Якупова, Сосна һәм Пыжмара мәктәбе директорлары - Гамил Ханнан улы, Тәбрик Васил улы да Арбор мәктәбе, элеккеге хезмәттәшләре, яраткан укучылары турында сакланучы якты хатирәләре белән уртаклаштылар.
Чынлап та сагындырган икән мәктәп. Кайлардан гына җыелмаганнар очрашуга: районыбыз авылларын әйтеп тә тормыйм, Арча, Казан, Яшел Үзән, Самарадан кайтканнар. Очрашуның беренче максаты элеккеге сыйныфташларны очраштыру булса, икенче максаты - чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә күрештерү. Әлеге укучылар да бик тиздән кошлар кебек төрле якка таралырлар, зур тормышка әзерләгән туган мәктәпләрен беркайчан да онытмыйча, сагынып кабат җыйналырлар дип өметләнәбез.
Уен - көлке дә, җыр - бию дә мулдан булды кичәдә. Әнә бит 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныфы ул чордагы пионерлар тормышын "Аҗаган" уены аша ничек күңелле итеп искә төшерделәр. Мәктәп бусагасын 50 ел элек атлап чыккан "егетләр" исә сыйныфташ кызларының һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бу мизгелдә кемнең генә күзләре яшьләнмәде икән?!
Бу очрашуга килгән һәр авылдашыбыз, мәктәпне тәмамлап, тормыш дәрьясына яшендәй атылган һәм һәрберсе язмыш сынауларына бирешмичә тормышта үз урыннарын тапкан. Мәктәп бусагасыннан атлауларына 10, 20, 40, 50 ел булса да, суынмас яшьлек хисләре белән яна алар. Әле алда тагын күп тапкырлар очрашырга язсын аларга! Яраткан мәктәпләренең ишекләре үзе канат куйган балаларына һәрчак ачык булсын!
Руфия МИФТАХОВА
Арбор мәктәбенең татар
теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250