Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арча урманыннан адашып аягы сынган хатынны коткарганнар (+фото)

61 яшьлек хатын-кыз югалу хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына алдагы көнне килгән. Шалтыратып хәбәр итүче сүзләренчә, ул Кәче авылында тимер юл платформасында ...

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Арча районында коткаручылар урманда адашкан, аягы сынган хатын-кызны эзләп тапкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

61 яшьлек хатын-кыз югалу хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән. Шалтыратып хәбәр итүче сүзләренчә, ул Кәче авылында тимер юл платформасында исерек хәлдәге туганын калдырып киткән, тегесе исә поездга утырмаган. Ул әлеге хатынның станция янындагы урманда икәнлеге һәм аягы сыну ихтималы хакында хәбәр иткән.

Урынга 107нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар өч сәгать ярым эзләгәннән соң югалган хатын-кызны Иске Чүриле авылы янында тимер юл платформасыннан 500 метр ераклыкта табып алган. Табиблар зыян күрүченең аягына гипс салып, Арча Үзәк район хастаханәсенә озаткан. 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урманда адашкан