Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арчада фаҗигале төстә 4 яшьлек малай һәлак булды

2 июньдә кичке сәгать 10 да Арчаның Шәрыкъ бистәсендә бер бала фаҗигале төстә һәлак була.

Каршыларында барган шәхси төзелештә уйнаганда 4 яшьлек малай бетон блок астында кала. Янында булган балалар бу хәл турында өйләренә кайтып әйтә. Шул арада МЧС машинасы килеп җитә. Блок астыннан алганда малай җансыз була инде. "Хәзерге вакытта бу хәл буенча тикшерү эше ачылды",- диде Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Арча районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе юстициянең өлкән лейтенанты Ислам Әхмәдшин. Бу көннәрдә газиз балаларын югалтудан ачы хәсрәт кичергән ата-ананың чын күңелдән авыр кайгыларын уртаклашабыз, дип яза Арскмедиаком сайты

Фото: http://retazosdememoria.blogspot.ru/2011_09_01_archive.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250